Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Бурычлы нурлатлыларга рейд белән чыктылар

Сишәмбе көнне "Промочистка", "Торак" ТСЖсы һәм башка җәмгыятьләр җитәкчеләре рейдка чыктылар. Аның барышында коммуналь хезмәтләр өчен бурычлыларны ачыклап кына калмадылар, ә исәпләгеч приборларны да тикшерделәр.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Венера Мингалиева әйтүенчә, рейд профилактик төсмердә дә булган. "Бер айдан артыграк бурычы булганнарның 1 сентябрьгә әҗәте 22880 мең сумнан артып китә. Шул исәптән су белән тәэмин итү, су бүлүгә, каты көнкүреш калдыкларын түгүгә, торак хезмәтләренә 10 млн. сум бурыч бар", - диде ул. Агымдагы елда озак түләнмәгән бурычлар буенча мировой судьялар җәмгысе 1462959 сумга 41 хөкем карары чыгарганнар. Шәһәр башкарма комитетында әйтүләренчә, ресурслар белән тәэмин итүче предприятиеләр вәкилләре катнашындагы мондый рейдлар алга таба да дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат