Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Быел Нурлат районында 3 һәм аннан артыграк баласы булган 180 гаилә участок алырга мөмкин

    Хәзер торак, гараж төзү, я булмаса башка максатлар өчен җир гамәлдәге законнар буенча сатып-алулар, аукционнар аша бирелә. Сатып алулар турында рәсми мәгълүмат район газетасында һәм Интернет челтәрендәге torgi.gov.ru сайтында урнаштырыла. Мондый система барыннан да элек җир секторында коррупцияне булдырмау өчен эшләнгән. Шәхси мөрәҗәгать яки электрон чират буенча җир участокларын бары...

    Узган чорда 390 гаилә түләүсез җир участогы алган. Программа дәвам итә, быел тагын 3 һәм аннан артыграк баласы булган 180 гаилә участок алырга мөмкин. Көньяк-Көнбатыш, Кормыш микрорайонннарында һәм Төньяк-Көнчыгыш микрорайонында өстәмә шулкадәр участок бүлгәннәр. Тик менә моннан ике ел элек бирелгән участокларда хәрәкәт кенә сизелми.
    Шәһәрнең Төньяк-Көнбатыш өлеше. Бу вакыт эчендә 2012-13 елларда күпбалалылар өчен бүлеп бирелгән территориядә берничә йорт нигезе салынган, бер гаилә гараж күтәргән, тагы берсе өй төзеп ята. Яланда ташландык күренеш, территория каралмаган. Участок хуҗалары биредә төзелеш эшләре башларга түгел, территорияне тәртиптә тотарга яки җәйгегә үләнен чабып алырга да кирәк тапмыйлар.
    Республика видеокиңәшмәләрендә Татарстан Президентының күп тапкырлар күпбалалыларга җир участокларын шәһәр инфраструктурасыннан ерак булмаган урыннардан бирергә дип әйткәне бар. "Республикада күпбалалыларга бирелә торган җир участоклары әзер инфраструктуралы булырга тиеш", - дигән иде Рөстәм Миннеханов программа тормышка ашырыла башлаганда. Исегезгә төшерәбез, өч һәм аннан артыграк балалы гаиләләргә түләүсез җир участоклары бирү турындагы закон 2011нче ел азагында үз көченә керде. Ни өчен соң 2-3 ел үтсә дә, инфраструктур кампания алып барылмый? Без бу сорауны район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рөстәм Карамага юлладык.
    - Җирле бюджет чыгымнарында мондый җир участокларын инженерлык инфраструктурасы белән тәэмин итүгә акчалар каралмаган. Кызганычка каршы, республикада да махсус программа юк. Әмма федераль программаның кабул ителүе көтелә. Ул кабул ителсә, без, һичшиксез, анда катнашачакбыз. Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына заявка бирдек инде. Әлегә мондый участок хуҗалары бернинди проблемасыз электр үткәрә алалар.
    Күпбалалыларны җир участоклары белән тәэмин итү программасы үтәлгән дияргә мөмкин. Эш инженерлык коммуникацияләренә барып төртелә. Бу яктан Молодежная урамыннан участок сайлаучыларга бәхет елмайган дияргә була, биредә су белән ут булса да бар, ичмасам.
    Нурлат РЭСында әйтүләренчә, аларга электрга тоташу өчен Төньяк -Көнчыгыш микрорайонындагы яңа җир участоклары хуҗаларыннан мөрәҗәгатьләр керә башлаган инде.
    - Безгә 3 заявка керде, без аларны электрга тоташтырдык. Челтәр компаниясе хисабына Төньяк-Көнчыгыш микрорайонында югары һәм түбән вольтлы линияләр суздык һәм трансформатор пункты урнаштырдык. Мондый участок хуҗалары бары тик техник шартлар өчен генә түлиләр, - ди Нурлат районы электр челтәрләренең технологик тоташтырулар буенча инженеры Әлфия Мәҗитова.
    Без әлеге микрорайоннан участок алган бер күпбалалы гаилә белән элемтәгә кердек. 4 бала әнисе Светлана әйтүенчә, алар төзелешне бик шатланып башларлар иде дә, әмма кайчан да булса өйләренә коммуникацияләр сузачакларына ышанмыйлар.
    - Монда төзүдән ни файда? Юллар да, су да юк, бар да булыр дип вәгъдә иткәннәр иде үзе. Бу участок тоткасыз чемодан кебек. Узган елда файдасы булды үзе, бәрәңге утырткан идек. Рөхсәт бирсәләр, бәлки участокны сатып та җибәрербез.
    Район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлегенә участокларын сатарга теләк белдереп мөрәҗәгать иткәләгәннәр икән инде.
    - Бу эш закон бозу дип саналмый. Бу чор эчендә безгә 5тән артыграк кеше мөрәҗәгать итеп, балигъ булмаганнар өлешеннән кергән акчалата средстволарны балалар счетына салу шарты белән үз участокларын сатарга рөхсәт алдылар. Алардан опека бүлеге рөхсәте буенча яки балага 18 яшь тулгач файдаланырга мөмкин булачак, - ди опека бүлегенең баш белгече Оксана Терентьева.
    Күргәнебезчә, төзелеш алып барырга теләүчеләр әлләни күп түгел, чөнки күпбалалылар җирләрен сатмасыннар өчен биредә яхшы юл, коммуникацияләрнең булуы кирәк. Әмма бу әлегә киләчәк соравы булып кала, күрәсең.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: