Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Бытбылдык асрыйлар

Кошларны алар быел май аеннан тота башладылар. Күгәрчен кадәр генә кошчыкларны армия хезмәтен бергә үткән һәм бүгенге көнгә кадәр аралашып яшәгән Арчадагы дустыннан алып кайтты. Тегесе аны берничә ел үгетли иде инде.

- Файдасыз булса, японнар кулланмас иде бытбылдык йомыркасын, - дия-дия тәки күндерде Заһитны. Әмма таныш булмаган шөгыльнең мәшәкате аз түгел икән. Иренең булдыклылыгына күптән инанган хатыны Флүсә дә башта әлеге вак кошчыкларга карап аптырап китте.
- Кайда асрыйбыз инде боларны?
Ә Заһит барысын да уйлаган булып чыкты. Үз куллары белән курчак өе кебек йорт җиткергән, мунча өлгерткән, җылысын - суын үткәрә белгән кеше бытбылдык асрар өчен урын гына ясый алмый димени?
Ай дигәндә, берничә катлы чеби оясын хәтерләткән яруслы оялар пәйда була, аңа суы, җылысы, уты үткәрелә. Таймер куела, җылылык 22 градуска көйләнә. Авыш читлек идәненнән чуар бәләкәй йомыркалар читлеккә тоташкан нәни улакка тәгәрәп төшеп җыела баралар. Азыкка төрле ярдырылган ярмалар, бөртекләр, витаминнар әзерлиләр. Кошчыкларны көнгә 3 тапкыр ашату кирәк, ә менә чиста суга аеруча талымлы икән алар. Заһит суны фильтр аша үткәреп бирергә көйли, су савытларын көненә ике тапкыр юып та ала. Һәм китә кошчылыкның вак төрен үрчетү һәм үстерү хикмәтләрен үзләштерү. Үсеп килүче ике улларына да эш арта. Бераздан инкубатор алып җибәрәләр, кошларны үзләрендә чыгара башлыйлар. Кечерәкләрен асрарга аерым урын әзерлиләр. Кошчыклар тиз үсә - 40-45 көннән йомырка сала башлыйлар, ит максатларына ике ай дигәндә куллана башлау мөмкин икән. Җиһаншиннарны исә йомырка алу кызыксындыра. Китә өйрәнү, махсус әдәбият уку, дусты белән киңәшү. Бар икән дөньяның хикмәтләре! Бактың исә, әлеге киек кош йомыркасының файдасы турында Мисыр папирусларында, Кытай медицинасы рецептларында искә алына икән. Япониядә табиблар 1945 елгы атом шартлауларыннан соң организмны радионуклидлардан чистарту чарасы эзләгәндә бытбылдык йомыркаларының балаларда акыл сәләтен үстерүгә уңай йогынтысын ачалар. Хәтта Япония хөкүмәте балалар рационында 2-3 бытбылдык йомыркасы куллануны илнең 12 төп законы дәрәҗәсенә күтәрә. Ә нигә дип әле бездә аны кулланып карамаска? Әнә, Җиһаншиннарның кошчыклары йомырканы тәгәрәтеп кенә торалар. Әйбәт ашатканда, аларның берсе ел дәвамында 300дән артык күкәй салырга сәләтле икән бит. Йөздән артык баш кошның йомыркасына ияләр тиз табыла. Соң, үзегез уйлап карагыз: безнең кайсыбыз югары кан басымыннан яки ашказаны-эчәк тракты авыруларыннан, астмадан интекми? Балалардагы диатезны бетерү чараларын эзләп аптырамыйбызмы? Хроник холециститны дәвалау, иммунитетны ныгыту чарасы да шул йомырка икән. Ир-атлар аның "Виагра"ны алыштырырлык көче булуын да белеп алсалармы!.. Аның кабыгында гына да организмга кирәкле 27 төрдәге микроэлемент бар, ите дә диетик санала икән. Йомыркасында сальмонеллез булмавын да онытмыйк. Безнең аллы - гөлле дару төймәләренә бәйләнгән тормышыбызга йомырка рәвешендә тәгәрәп килеп кергән дәваны кулланып карамау үзе гөнаһ булыр иде. Җиһаншиннар үзләре дә куллана һәм кәефләрендә уңай үзгәрешләрне дә сизәләр. Инде кемгәдер файда бирүен ишетсәләр, үзләреннән дә бигрәк шатланалар. Табигатьләре белән шундый алар: гадел хезмәт белән йорт - җир җиткергәннәр, бакча үстерәләр, туганнары-дуслары белән аралашып, ярдәмләшеп яши беләләр. Укытучы хатыны Флүсәнең белмәгән эше, җитешмәгән хезмәте юк. Көрнәле Әмзә авылында моннан ике ел элек үткәрелгән Сабантуйны оештыруда да алар башлап йөрүчеләрдән булдылар. Авылдашлары, кордашларына ярдәмгә килергә дә атлыгып тора Заһит. Ә инде район мәдәният йортының 20 елга кадәр куллануда булган легендар автобусы белән теләсә нинди юлга кыю чыгып китеп, авырсынмыйча төн уртасында кайтып керүче, зарлануны белми торган алтын куллы машина йөртүче булуын да өстәсәк, Заһитны белмәгән кеше шәһәре - районында да табылмас, шәт. Инде менә яңа шөгыльләренә дә үзләренә хас үҗәтлек белән керешкәннәр Җиһаншиннар, кош ояларының яңалары яшь үрчемне кабул итәргә әзер. Бытбылдык күбесенчә бер яшькә кадәр генә мул йомырка сала, аны гел яңартып торырга кирәк икән. Ә йомырка кирәк, аннан дәва көтүчеләр күп, бик күп. Бәлки, бытбылдык йомыркасы могҗиза тудырмас, барлык чирдән дә дәва бирерлек нәрсә табылмаган әле. Әмма ул зыян салмас (без анысыннан тагы да күбрәк интегәбез бугай), кешеләрдә өмет, уңай кәеф уятыр. Әлегә йомырка кулланучыларның уртак фикере шундый. Җиһаншиннар үз шөгыльләренең мәгънәсен шунда күрәләр дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев