Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Бәйрәм көннәрендә юлда йөрү мәшәкатьле булачак, ди белгечләр

Кичәге иртә яуган мул кары белән сөендерсә дә, борчылырлык сәбәпләр дә тудырды: чәршәмбе көнне кичен башланган көчле җил аркасында шактый мәшәкать тудырды.

- Секундына 25 метрга җиткән көчле җил БПОның түбәсен алып атты, электр тапшыру линияләренә шул зыян салды да, шуннан Яшьлек микрорайонында ут сүнде. Шәһәр үзәгендә ут сүнүнең сәбәпләре ачыклана. Электромонтерлар бригадасы төне буе Андреевка, Әлмәт авылларындагы өзеклекләрне төзәттеләр. Башка авылларда да шундыйрак хәлләр булгалады, - дип хәбәр итә Нурлат РЭСы баш инженеры Рамил Мингалимов.
125нче янгын часте начальнигы Илһам Курамшин да саклану чаралары күрергә киңәш итә:
- Шәхси машинада кая да булса ерак арага ашыгыч баруны планлаштырсагыз, тросыгыз, җылы киемегез, кәрәзле телефоныгызда акчагыз, кайнар чәй белән термосыгыз булсын. Юлда ориентир билгеләренә - километраж күрсәткечләренә, торак пункт исемнәренә, юл билгеләренә игътибар итеп барыгыз. Якыннарыгызгы шалтыраткалап, кайда икәнлегегезне хәбәр итеп торыгыз. Бөкеләр аркасында яки машинагыз ватылып кай җирдә тукталсагыз да, бердәм 112 номерын җыегыз, - ди ул.
Якын көннәргә һава торышына фаразлар белән Чулпан метеостанциясе начальнигы Наталья Матвеева таныштырды:
- Район территориясеннән җылы циклон узганлыктан, кар һәм җепшек кар яву көтелә. Һава температурасы 0 градуслар тирәсендә торачак, Юлларда кар көртләре, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 125нче янгын часте Чулпан метеостанциясе БПО Нурлат РЭСы