Бәйрәмчә түгел
Узган атнада районда 10 механик юл-транспорт һәлакәте булган.
Мәсәлән, дүшәмбе көнне Гыйматдинов урамында "ДЭУ Нексия" машинасы шоферы үтеп китәргә өстенлеге булган транспорт чарасына юл бирмәгән. Нәтиҗәдә "ГАЗель" машинасы белән бәрелешкән. Шул ук көнне Кузайкино-Нурлат автоюлында авария булган. Арбасында яктырту приборлары булмаган тракторчының ваемсызлыгы аркасында ВАЗ-217230 катнашында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.
Бу чор эчендә бер янгын килеп чыккан. Нурлатта шикәрчеләр мкирорайонының шәхси секторында мунча янган. Сәбәбе - төтен юллыгының төзексезлегендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев