Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Бәйрәмгә – яңа машина

Кичә полициянең участок уполномоченныйлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бүген Россия МВДсының Нурлат районы бүлегендә барлыгы 25 участок уполномоченные эшли. Шуларның 7се - өлкән участок уполномоченные.

Аттестациядән соң участок уполномоченныйларының участоклары - территорияләре дә зурайган икән. Әле күптән түгел Казанда узган Эчке эшләр хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү вакытында Республика Президенты Р.Миннеханов районнарның полиция бүлекләренә, шул исәптән Нурлатка да машина ачкычлары тапшырган иде.Россия МВДсының Нурлат районы буенча бүлеге җитәкчелеге яңа автомобильләрне участок уполномоченныйлары службасына биргән. Әле һөнәри бәйрәмнәре алдыннан гына яңа машиналар Колбай Мораса һәм Төрнәс юнәлешләрендәге участок уполномоченныйларына тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев