Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Өч җиңүче “Остабикә”нең берсе – Гүзәл Җамалова Нурлаттан

    Кичә Татарстан мөслимәләре берлеге корылтае кысаларында үткән "Остабикә" конкурсы "Нурлат" ТРКсы корреспонденты Гүзәл Җамаловага әнә шундый матур җиңү китерде.

    30га якын катнашучы арасында Гүзәл табигый мөлаемлыгы, сөйләм сәләте белән җюриның игътибарын яулады, кул эшләренә һәм аш-суга осталыгы, тату гаиләсе, татар гореф-гадәтләрен, дини кануннарны тотып яшәү рәвеше турындагы видео презентациясенә югары бәя бирелде.
    Рәсемдә сез Гүзәлне ТР мөслимәләр берлеге җитәкчесе, конкурсның җюри рәисе Наилә Җиһанша белән күрәсез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: