Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Чаңгы юллары чакыра

"Чаңгыда йөрүнең үз хозурлыгы - саф һава, карга күмелеп утырган агачлар, матур..." Нурлатлы Виталий Марков яраткан шөгыле турында сөйләгәндә иң элек аның әнә шундый - күңелендә гүзәллек хисләре уята, ә җанына тынычлык бирә торган ягына игътибарны юнәлтте.

Язмышын профессиональ спорт белән бәйләмәсә дә, бала чагында беренче тапкыр ярган чаңгы юлы тормыш сукмагына әверелгән аның. Өч дистә ел дәвамындагы ныклы тренировкалары да, даими рәвештә ярышларда катнашуы да югары нәтиҗәләргә ирешү, яңа үрләр яулау өчен түгел, ә нәкъ менә үзе, күңеле өчен. Районыбыз данын яклап, ул күрше Самара, Ульян өлкәләрендәге ярышларга да йөри, үзе эшли торган "НКТ-Сервис" ОООсы исеменнән чаңгыда шуу буенча тармакара чараларда катнашып, призлы урыннар яулый, гомумстартка басып, үзе кебек спорт яратучыларга һөнәри осталык дәресләре дә күрсәтә.

- Чаңгыда шуу яшәү рәвешемә әйләнде, һәм, иң беренче чиратта, спортның бу төре миңа бик ошаганга шулай, - дип фикерләре белән уртаклашты ул. - Ярышлар исә тагын яхшырак нәтиҗәгә омтылу, үз-үземне формада тоту өчен кирәк.

Ә формада булу җиңел түгел. Спортчыларга хас ихтыяр көче, сабырлык, тырышлык кебек сыйфатлар еллар буе чарлана. Виталий Марков җәен җиңел атлетика белән шөгыльләнә: ерак дистанцияләргә йөгерә, күнегүләр ясый, чаңгы роллерларында йөри, кышын исә чаңгыдан төшми.

Реклама

- Эшләмәгән көннәремдә көнгә икешәр тапкыр тренировкалар ясыйм, - диде ул. - Башлыча, Дала Мамыгы янындагы чаңгы трассасына шуарга йөрим, шәһәребезнең спорт яратучылары аэропорт территориясендә, үзәк паркта да юллар сала. Җәен шөгыльләнү өчен исә Урта Камышлы белән Чияле Алан авыллары арасындагы машина юлын сайлыйм. Стадионны да үз иттек - йөгерү юлы уңайлы, территориясе яктыртыла, кичләрен эштән соң да бик рәхәтләнеп шөгыльләнергә була.

Виталий Иванович улы Вадимны да сәламәт яшәү рәвешенә тарта. Кечкенәдән үк чаңгыга бастырган, сулыш юлларын чыныктыру максатыннан - бассейнга, физик ныклык булдыру өчен самбо секциясенә йөртә. Шул рәвешле, үзенә лаеклы алмаш тәрбияли. Әмма боларның барысы да гаилә учагын саклаучы Оксана Анатольевнаның ярдәменнән башка мөмкин дә булмас иде, бәлки. "Спорт белән тормышны бергә алып бару бик авыр, - диде Виталий Иванович. - Чаңгы спорты гаилә бюджетыннан өстәмә чыгымнар сорый, зур игътибар, вакыт таләп итә. Тормыш иптәшем Оксана шөгылемне ихтирам итә, бөтен башлангычларымны хуплый - иң мөһиме шул".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев