Реклама
Кичәге көнгә район хуҗалыкларында барлыгы 1087 гектарда бөртекле сабан культуралары чәчелгән.
Чәчүгә керешүчеләр арасында "Сөләйманов Ә.И.", "Нурлат сөте", "АгроРазвитие", "Южная", "Башак+" , "Ахунов ис." хуҗалыклар бар. Аларда нигездә арпа чәчәләр, ә "АгроРазвитие" хуҗалыгында чәршәмбе көнне сабан бодае чәчүгә дә керештеләр инде. Берүк вакытта башка кыр эшләре дә дәвам итә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз