Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Чираттагы рейдта ОПОП бүлегенең белгече Ралия Бикинеева ял итүчеләрне законнар белән таныштырды

​​​​​​​Тыелган урыннарда су коенган өчен җәза каралган.

Эссе көн. Төш вакыты. Урта Камышлы авыл җирлеге территориясендәге сулыкта, нурлатлылар аны “рус пляжы” дип атый, курорттагы сыман – яшьләр, балалы гаиләләр, пенсионерлар ялның барлык атрибутлары белән яр буенда урнашканнар...

Җәй көне нәрсә күрергә теләдегез соң, дияр кайберәүләр. Һәм болар санкцияләнгән пляжда күзәтелсә, хаклы да булырлар иде. Ә биредә башкарма комитет хезмәткәрләре даими рәвештә су коенырга ярамаганлыгын кисәткән табличкалар куеп тора: ял итүчеләр аларны төбе-тамыры белән йолкып алып, юкка чыгара баралар.

“Ярамаганлыгын белмәдек тә” дип аклану – уңайлы позиция. Ә бит район сулыкларында кешеләргә һәлак булу куркынычы яный дип куркынычсызлыкның “кызыл” дәрәҗәсе игълан ителде. Чөнки статистика буенча республикада коену сезоны башыннан санкцияләнмәгән урыннарда 29 кеше батып үлгән.

 – Монда су коенырга ярамаганлыгын белмәдем. Бик яхшы урын, диделәр, “тарзанка” бар, барысы да бирегә килә. Нурлатта яшәүче туганнарыма Самарадан кунакка кайттым һәм ял итәргә дип елга буена махсус килдек. Хәзер беләм инде, суга кермәячәкмен. Мин законнарны үтәүче кеше, – диде Антон Кузнецов.

Закон бозучылар арасында – җирлеккә кунакка кайткан кешеләр генә, авыл халкы биредә су коенуның куркыныч булуын яхшы белә. Бу – даими профилактика эшенең нәтиҗәсе.

– Урта Камышлы авыл җирлеге территориясендә су коену өчен санкцияләнгән урыннар юк, – ди җирлек башлыгы Валентина Вафина. – Ярлар бик куркыныч, Чирмешән елгасы үзе бормаланып ага, су агымының тизлеге көчле, чоңгыллар бар. Шуңа биредә су коену куркыныч тудыра. Без кисәтүче табличкалар урнаштырабыз, рейдлар барышында ял итүчеләрне иминлек мәсьәләләренә колак салырга, үзләренең һәм балаларының гомерләрен куркыныч астына куймаска чакырабыз.

Коену сезоны дәвамында Урта Камышлы авыл җирлеге территориясендәге сулыкларда 6 тыю билгесе урнаштырылган.

– Коену сезоны башлануга ук авыл җирлеге территориясендә куркынычсызлык чараларын көчәйтәбез. Әмма су коенырга килүчеләр табличкаларны юкка чыгара, без аларны янәдән урнаштырабыз. Әлеге аншлаглар барыннан да элек район халкы, җирлегебез кунаклары гомерен саклап калу өчен, – ди Валентина Вафина.

Җирлек башлыгы сүзләренә караганда, рейдлар даими үткәрелә. Узган атнада җәмәгать тәртибен саклау пункты бүлеге белән бергә 2 рейд оештырганнар, участковыйлар белән эш көн саен алып барыла. Учак ягу мәсьәләсенә аерым игътибар бирәләр. Менә бу атнада узган рейд барышында да җирлек башлыгы ял итүчеләр белән әңгәмә корды, аларга белешмәлекләр таратты.

– Ч и р м е ш ә н е л г а с ы с у ы бик салкын, су коену начар тәмамланырга мөмкин. Узган ел әлеге җирдә җирлегебезгә кунакка кайткан берәү батып үлде, – дип тыелган урында җавапсыз су коенуга мисал китерде Валентина Вафина.

Чираттагы рейдта катнашкан ОПОП бүлегенең әйдәп баручы белгече Ралия Бикинеева үз чиратында ял итүчеләрне законнар белән таныштырды.

– Татарстан Республикасы территориясендәге су объектларында кешеләр тормышын саклау кагыйдәләрен бозган өчен кисәтү яисә административ штраф яный, – диде ул ял итүчеләргә.

...Берәүләр “тарзанка”дан сикерә, икенчеләре, елгада су коенып чыкканнан соң, кызыналар, өченчеләре балаларын йөзәргә өйрәтә. Ирле-хатынлы пенсионерлар да ярда уңайлы урнашканнар.

– Су буенда ял итәргә яратам. Социаль челтәрләрдә пляж төзелә дип укыдым. Аның ачылуын түземсезләнеп көтәбез. Без тормыш иптәшем белән лаеклы ялда, пляжга, сулыкларга еш чыгабыз. Биредә исә суга кермибез, яр буенда гына ял итәбез, – дип уртаклашты ханым.

Җәйнең иң матур вакыты хәзер. Шәһәрлеләр елга буйларына ашыга, ә бит аларның куркыныч тудыручы пляжлы ялга шәп альтернативалары – бассейннар бар. Биредә су коенучылар закон йогынтысын үзләрендә тоймаган әле һәм хокук бозган өчен җәза янавын аңлап бетермиләр, күрәсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев