Чираттагы уңыш
"Дуслык" ("Дружба", "Туслах") газетасы редакциясе коллективы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, ТР Журналистлар берлеге һәм сәүдә-сәнәгать палатасы оештырган V кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турындагы журналистлык эшләре һәм медиа-проектлар республика конкурсында катнашып, III урынга лаек булды.
Бүләкләү тантанасы узган атнада "Корстон" кунакханә-күңел ачу комплексында Татарстанда эшмәкәрлек атналыгы кысаларында үтте. Анда ТР Икътисад министры Артем Здунов, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова һәм башкалар катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев