Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Чулпанда көчле янгын булган

    Якшәмбе, 13 июльдә көн уртасында янгын чыгып, Чулпан авылында Гөлсинә Вәлиева йорт-җире тулысынча янып бетә.

    Ут Гөлсинә Вәлиеваның абзарыннан күтәрелә дә минут эчендә торак йортка күчә. Чулпан янгынга каршы формированиесе иң беренче булып утка каршы көрәшкә алына, аннан Нурлат, Максимкино, Кармалы янгынчылары кушыла, халык ярдәм итә, "Сөләйманов Ә.И." хуҗалыгы техникасы тартыла. Күмәк көч белән утның башка корылмаларга күчүен булдырмасалар да, йортны саклап кала алмыйлар, 6 балалы гаилә урмада торып кала.
    Гөлсинә Вәлиева озак еллар авыл балалар бакчасын җтәкләгән, үзенең 4 баласы янына 4 сабыйны тәрбиягә алган. Авыл кешеләре аны ярдәмчел, булдыклы, көчле рухлы булганга ихтирам итәләр, хәлләреннән килгәнчә булышырга тырышалар. Ә әлегә мәктәп коллективы гаиләгә туганнарының буш йортына күченергә булышкан, вакытлыча алар шунда яшәп торачаклар. Ярдәм итәргә мөмкинлеге җиткән, теләге булган һәркем авыл җирлеге башкарма комитетына 3-82-80 телефоны аша элемтәгә чыга ала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: