Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Чулпанлы Әнвәр ага Насыйбуллинның эте уңайлыклы “фатир”га күченгән

Чулпанда яшәүче Әнвәр Насыйбуллин авылдашларын һәм райондашларын гаҗәпләндерүен дәвам итә.

Шаккатмалы нәрсәләр исә Әнвәр аганың ишегалдыннан ук башлана. Капкадан керүгә барлык уңайлыклары булдырылган эт оясы күзгә ташлана. Хуҗасы аны нык итеп ясаган, төрле төсләргә буяган, ишегенә "жалюзи" элгән һәм шуларга өстәп, әйләнеп тора торган да иткән. Әнвәр ага "пульт"ның төймәләренә басу белән эт оясы әйләнә башлый. Эте исә "яңа фатирга" күнеккән инде - эчендә рәхәтләнеп ята бирә. Эт оясы янындагы тимер "кыңгырау" да эштә. Ашыйсы килгәндә эт кыңгыравын шалтыратырга өйрәнергә өлгермәгән әле, әмма тиздән анысына да күнегәсенә өметләнә Әнвәр ага.
Әнвәр Насыйбуллинның өй музеенда да экспонатлар саны артканнан-арта бара. Төрле шәхесләр образына керү өчен киемнәр коллекциясе дә зурайган. Хәзер анда Ленин, совет солдаты, немец офицеры һәм сугышчыларының киемнәр коллекциясе бар. Аларын киеп үзе дә, авылдашлары да, музеен карарга килүчеләр дә киеп, рәсемгә төшәргә яраталар. Ул авыл үзәгендәге паркның инициаторы да әле, биредә быел уңайлыклы ике беседка, эскәмияләр, таганнар һәм башка уңайлыклар барлыкка килгән. Әнвәр ага әйтүенчә, паркта Сабантуй, балалар, ял зоналары булачак, башка корылмалар да куелачак икән әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат