Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Чулпаннан Әнвәр һәм Наилә Насыйбуллиннар Казанда Татарстан Президенты кабул итүендә булып кайттылар.

Кабул итүгә бөтен республикадан иң яхшы гаиләләр чакырылган иде.

Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән үткән тантаналы кабул итүдә катнашу Насыйбуллиннар гаиләсендә онытылмаслык тәэсирләр калдырган.

«Искиткеч җылы һәм истә калырлык вакыйга. Республиканың иң яхшы гаиләләре арасында хөрмәтләнү, Рөстәм Нургалиевичның үзеннән җылы рәхмәт сүзләре ишетү бик күңелле булды. Кеше үзен кешелеклелек аша кеше итеп тоя икән», – дип тәэсирләрен уртаклаштылар алар.

Насыйбуллиннар гаиләсен нурлатлылар бик күп игелекле эшләре аша яхшы белә. Авыл уртасында үз инициативалары белән паркка нигез салган, аны үз тырышлыклары һәм авылдашлары ярдәме белән җиһазландырган кешеләр алар. Бүгенге көндә әлеге паркта хәтта шәһәрлеләрне дә көнләштерерлек ял итү урыннары бар, биредә авыл бәйрәмнәре уза, балалар рәхәтләнеп уйный һәм спорт белән шөгыльләнә.

Тынгысыз күңелле, тиктормас Әнвәр абый тормыш иптәше Наилә апага рубин туйларына бүләк итеп ясаган карета хакында район, республикада гына түгел, үзәк телеканаллар аша хәтта бөтен Россиядә ишеттеләр. Насыйбуллиннарның авыл тарихы музее да һәркемдә зур кызыксыну уятырлык, биредә кунаклар еш була, хәтта мәктәп укучылары да экскурсияләргә килә. Килгән һәркем исә Ленин һәм Крупская янында фотога төшми калмый.

Реклама

Бусы гаиләнең тагы бер мавыгуы – төрле костюмнар ярдәмендә танылган шәхесләр образларын тудыра алар. Гомумән, һәр нәрсәдә актив, икесе дә креатив фикерли торган ачык күңелле кешеләр алар, тормыштан һич тә артта калмыйлар, башкаларга да үзләренең уңай кәефләрен күчерә беләләр. 45 елга якын тату яшәп, өч бала тәрбияләп үстергәннәр, 4 оныклары бар.

 Бер-берләренә булган хөрмәт һәм ихтирам, гаиләдәге җылы мөнәсәбәтләр исә һәркемгә үрнәк булырлык.

 Президент кабул итүендә республиканың башка гаиләләре белән дә аралашып, дуслашып кайтканнар. Насыйбуллиннар республика телеканалларының берсенә интервью да биргәннәр әле. Ә Әнвәр абый Президентның үзе белән фотога төшкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X