Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Декабрьдә булмый шул

Тимерҗанов урамындагы йортның ике катында линолеум җәелгән, Островский урамындагысында да обой ябыштыра башларга җыеналар.

Кыскасы, быел файдалануга бирелергә тиешле бу йортларның һәр икесендә төп эшләрне ноябрь башына кадәр төгәлләргә дигән бурычны үтәргә тырышалар төзүчеләр.
Йортларны декабрьдә файдалануга бирү гадәтен онытырга кирәклегенә шимбә көнне видеорежимда үткәргән киңәшмәдә ТР Премьеры Илдар Халиков та ныклы басым ясады. Бигрәк тә тышкы төзекләндерү эшләрен ноябрьгә кадәр башкарып калу мәслихәт булуын искәртте ул. Әлеге җәһәттән подрядчыларыбызның өчесе дә файдалануга тапшырасы йортлары тирәсендәге мәйданчыкларга беренче кат асфальтны салкыннарга кадәр җәеп калырга өлгерделәр. Бу эшне башкарган подряд оешмасы асфальтның икенче катын җәю турында да онытмастыр дип ышаналар. Ә менә ишегалларында машиналар кую өчен куеннарны баштан ук иркенрәк итеп ясау кирәк булгандыр, өстәвенә, моның өчен урыны да җитәрлек бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев