Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • ДИАЛОГТАН ЭШКӘ КҮЧӘРГӘ ҖЫЕНАБЫЗ

    Районның хокук саклау органнары җитәкчеләренең төрле дини конфессия вәкилләре катнашында милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту җәһәтеннән "түгәрәк өстәл" артына сөйләшүгә беренче генә җыелулары түгел.

    11 гыйнварда ул тагы да киңрәк составта үтте: район башлыгы Равил Кузюров тәкъдиме буенча анда югарыда аталган кешеләрдән тыш Нурлатта эшләп килгән төрле милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре дә катнашты.
    -Безнең алда инде конструктив диалогтан конструктив эшчәнлеккә күчү бурычы тора,-дип район башлыгы моңа кадәр булган сөйләшүләрнең реаль нәтиҗә бирер вакыты җитүгә ишарәләп.Төп оратор-шәһәр прокуроры Рамил Гарифуллин криминаль хәлгә анализ биреп, анда читтән килгән халыкның да исемнәре очрауны әйтеп алды. Шуңа да безгә килгән кешеләр җәмгыять, хокук саклау органнары һәм диаспора лидерлары тарафыннан "фильтрлау" үтәргә тиеш, дип белдерде ул. Гомумән, милли-мәдәни берләшмәләр лидерларына зур бурычлар йөкләнде бу көнне.
    -Килдеңме-ул илнең, җирлекнең законын, гореф-гадәтләрен үтәү тиешле,-дип искәртте район башлыгы милли берләшмә җитәкчеләренә моны күз угында тотарга киңәш итеп. Аннан ул Нурлатта Халыклар Дуслыгы йорты булдыру буенча эш алып барылуын хәбәр итте. Бар милләтләргә тигез шартлар тудырып, аларны бер түбә астына җыю милләтара элемтәләрне, һичшиксез, ныгытуга булышачак.
    Сөйләшүгә кушылган үзбәк һәм таҗик милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре Айбек Худоеров һәм Фуркат Салибаев беравыздан халык белән уртак тел табулары турында әйттеләр. Берсе 13, икенчесе 10 ел Нурлатта гаиләләре белән яшиләр, Россия гражданлыгы алганнар, үз эшләрен булдырганнар. Әмма читтән килгән кешеләрнең күбесе граҗданлык алып та үз хокукларын белмәгән очраклар бихисап бит. Шуңа Равил Әфраимович аларга Россиядә гамәлдә булган программалар турында мәгълүмат бирергә, үзләре белеп башкарган эшкә тартып, җәмгыятькә дә файда китерергә чакырды. Рус милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчес Юлия Магарина читтән килгән халыкны мәдәни чараларга активрак тартып тәрбияләү турында тәкъдим кертте. Әлбәттә, дин әһелләре - Нурлат районы мөхтәсибе Айрат хәзрәт Әюпов һәм Казан епархиясе Нурлат Илья чиркәве Приходы православие дини оешмасыннан Владимир атакай да дини тәгълиматларга нигезләп милләтара татулык, конфессияара килешү яклы булуларын җиткерделәр. Тулаем алганда, катнашучыларны милләтара татулык культурасына мәктәп яшеннән өйрәтергә, милли берләшмәләр эчендә милләтара проблемалар белән шөгыльләнәчәк махсус совет булдырырга, утырышларны диаспора кешеләрен дә чакырып үткәрергә дигән фикерләрне һәркем хуплап каршы алды. Айга бер тапкыр, ай ахырында очрашып торырга килештеләр.
    - Ешрак очрашу өчен сәбәп туа күрмәсен иде, - диде район башлыгы сүзен йомгаклап. Аның нәрсә әйтергә теләгәнен һәркем яхшы аңлады.

    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: