Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов сайлаучыларын кабул итте

Чәршәмбе көнне ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салиховның сайлаучыларын чираттагы кабул итүе узды

Җәйнең иң кызган мәле, һәм шуның аркасында халык та беркадәр вакытка гына булса да проблемаларын онытып тора, ахрысы: бу юлы депутатка кабул итүгә нибары 4 кенә кеше килгән иде, 6 мөрәҗәгать язмача керде. Мисал өчен, Андреевкадагы балалар бакчасы мөдире Зинаида Анисимова кабаттан кабул итүгә язылды. Исегезгә төшерәбез, май аенда килүендә ул көнкүреш ихтыяҗлары өчен су булмавы проблемасын күтәргән иде. Ул чагында депутат су белән тәэмин итү проекты эшләргә киңәш бирде. Әмма, аңлашыла ки, моның өчен шактый акча һәм мәсьәләне хәл итәр өчен вакыт та кирәк.
- Быел булыша алмыйм, киләсе елга гына, - диде депутат. 2013 елда Нурлат районына ул 5 миллион сум акча бүлеп биргән, әлеге средстволарга Чуваш Мәнҗесенә һәм Тарн-Варга су үткәрелгән. Мондый җавап исә мөдирне канәгатьләндермәде, ул балалар бакчасы урнашкан мәктәп территориясендә кое булса ла бораулауны сорады. Илгиз Салихов исә шул ук көнне тиешле күрсәтмәсен бирде. Якын араларда күрсәтелгән урында 12 метр тирәнлектәге кое казылачак. Бу эшнең бәясе 30 мең сумлап тәшкил итәчәк. Мәсьәлә хәл ителә башлады, һәм моның белән шөгыльләнүчеләр аны азагына кадәр эшләп бетерәчәкләр.
Нурлатта яшәүче пенсионер Тамара Александровнаның да проблемалы мәсьәләсе бар иде. Аның машинасын әле апрельдә үк штраф стоянкасына куйганнар (сәбәбе дә булган, әлбәттә).
- Хәзер миннән 35000 сум штраф таләп итәләр. ЮХИДИдә тугыз тапкыр булдым, һәммәсе дә машинадан баш тартырга куша. Прокуратурага да бардым, - ди пенсонер ханым. Депутат хәлне ачыкларга вәгъдә бирде.
Тагы бер пенсионер хатын-кызны пенсиясе фатир өчен түләүләрдән нибары мең сумга гына артыграк икән.
- Пенсиям 4000 сум, коммуналь хезмәтләргә 3000 түлим. Ярдәм итегез әле, - дип килде ул депутат янына. Ике бүлмәле фатирда ул үзе генә яши. Дөрес, субсидия алу-алмавы турында берни әйтмәде.
- Сезнең коммуналь түләүләрегезне түли алмам, ә менә пенсиягезнең ни өчен шулай аз булуын ачыклаячакмын, - дип ышандырды депутат.
ТР Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салиховның Нурлаттагы чираттагы кабул итүе сентябрьдә булачак. Алдан язылырга да мөмкин, моның өчен 92-319 номеры буенча депутатның ярдәмчесенә шалтыратырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Депутат Нурлат районы Андреевка Илгиз Салихов ТР Дђњлђт Советы