Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Элеккеге хаталар яки киләчәккә сабак

    2010нчы елның июнендә Красноярскида 4 катлы административ бина ишелә. Өч кеше үлә.

    2009нчы елда Әстерханда биш катлы йортның ике секциясе ишелеп төшә. 5 кеше вафат була.
    2006нчы елда Екатеринбургта беренче катта урнашкан азык-төлек кибетенең эчке стенасы ишелеп төшә. Ике кеше зыян күрә.
    Әлеге барлык очракларны да бер сәбәп - законсыз рәвештә йорт планировкасын үзгәртү берләштерә.
    Фатирның файдалы мәйданын зурайтырга теләп, кешеләр нинди генә юлларга бармыйлар, бүлмә араларындагы стеналарны юк итүне дә уйлап тормый гына башкаралар. Карл Маркс урамындагы 1нче йортта куркыныч хәл дә әнә шундый үзгәртеп корулар аркасында килеп чыккан. Безне әлеге йортның икенче катында яшәүче Сания Сәлманова чакырды. "Мин камалыштагы Ленинградтан, Моздокта немецлар янәшәсендәге окоплардан исән чыктым һәм хәзер һич кенә дә үз йортымның хәрабәләре астында калып үләсем килми", - ди ул балкон ишеге белән тәрәзә арасындагы стена ярыгын күрсәтә-күрсәтә.
    Бу йортның беренче катындагы фатирларның зур тизлек белән офислар һәм кибетләргә әйләнә барулары күз алдында, шуңа да биредә яшәүчеләрнең борчуларын аңларга була. Чөнки бу бина хуҗаларының берсе дә үзләре алып барган реконструкция эшләре биш катлы корылмага зыян салырга мөмкин дип уйлап карамый. Ә йортта яшәүчеләр әлеге фатирлардан сүтелгән кирпечләрне йөк машиналары белән ташуларын күреп аптырашка кала. Дөресрәге, алар нидер эшләргә тырышып карый, әмма файдасыз.
    - 2012нче елның ноябрендә без төрле инстанцияләргә хатлар җибәреп карадык, әмма берни дә үзгәрмәде. Газетада фатирны торак булмаган бинага әверелдерү йортта яшәүчеләрнең рөхсәте белән башкарылырга тиеш, дип язсалар да, шәхсән минем фикерем белән кызыксынучы булмады, - ди Сания Сәлманова. Аның фатиры икенче катта, шуңа да беренче катта кирпеч кыйнаулары аның сәламәтлегендә генә түгел, фатирының торышында да чагылыш таба. Стенадагы ярык зурая бара. Штукатурка коела, балкон ишеге кәкрәя, җыерылган һәм ертылырга әзер торган обойлар артында ниләр барлыгын да күз алдына китерүе кыен түгел. Шулай итеп, әлеге биш катлы йорт шәһәр үзәгендә торак фондны торак булмаган фонд итеп үзгәртергә рөхсәт биргән службаларның күз алдында авариялегә әверелер микәнни? Фатирларның бүгенге торышына караганда, бу шулай булып чыга да инде. Сания Сәлманова әле шаяртырга да көч таба. Бер-бер хәл була калса, турыдан-туры "бассейн"га эләгәчәкмен, дип шаярта - подвалны еш кына су баса икән бит. Өченче катта яшәүче Анна Кочеткова да шунардан курка.
    - Бу йортта 1995нче елдан бирле яшибез. Башта мондый хәл күзәтелмәде. 6 еллар элек бөтен стенада ярыклар барлыкка килә башлады, алар арасына уч сыя, күрше фатирдагы ут та күренеп тора иде хәтта. Ул чакта без төзүчеләрне ялладык, алар ярыкларны томаладылар, әмма хәзер тагын обойлар ярыла, ә алар артында ни барын күз алдына китерергә дә куркам, - ди өлкән яшьтәге ханым.
    Икенче каттан Рәисә Хөснуллинаның обойлары астында шулай ук проблемалы участоклар аз түгел.
    - Фатирыбыз астында бүлмәара стеналарны сүтә башлагач, мин өйдә тора да алмадым, шулкадәр тавыш иде монда. Балаларга күчеп киттем. Әмма берникадәр вакыттан әйләнеп кайткач, мин түшәмдәге, стеналардагы ярыкларны күргәч елап җибәрдем. Беренче катка, үзгәртеп корылучы фатирга төштем. Мине бар да тәртиптә булыр, сүтелгән стеналар йортка зыян китермәячәк, дип ышандырдылар. Әлеге бүлмәнең хуҗасы бер тапкыр миңа сылаучысын да җибәрде. Соңрак үземә төзүчеләрне яллап, ремонт ясаттырырга туры килде, - ди Рәисә Хөснуллина. - Әмма бу озакка бармас, дип куркам. Чөнки беренче каттан тагын бер фатирны саттылар бит, аны да үзгәртеп корырга җыеналар. Проблемалар кабаттан планировка ясау һәм үзгәртеп корулар ярдәмендә булдырылган кибет-офислар өстендәге икенче катта гына да түгел. 4нче каттагы фатирларның берсендә пластик тәрәзәләр куйганда, пыялалары чатнаган.
    - Безгә моны йортыгыз кыйшая, утыра, дип аңлаттылар, - ди йорт буенча җаваплы итеп сайланган Рәисә Гайнетдинова. - Безнең йорт - зур проблема. Мәсәлән, торак булмаган фондның үзәк җылытудан индивидуальгә күчүе аркасында гомуми исәпләү приборларының күрсәткечләре буенча аңлашылмаучанлыклар барлыкка килә башлады. Йортка бирелә торган җылылык бөтен йортка исәпләнсә дә, аның өчен халык кына түли. Ишегалды аша машиналар үтеп йөри, бәрдереп китәргә дә күп сорап тормыйлар. Подвалда су: суыкларда аннан пар чыгып тора. Без проблемаларыбыз белән ТСЖга да мөрәҗәгать итеп карадык, архитектура бүлегенә дә. Кая гына язмадык, йортны тикшерү өчен комиссия булдыруларын сорадык. Әлегә бернинди үзгәреш тә юк.
    Ни дә булса эшләр өчен вакыт җитәрлек булган югыйсә үзе. Мәсәлән, 1998нче елның сентябрендә дәүләт торак инспекторы катнашындагы комиссия йортны тикшереп, фундаментның тышкы стеналарының аерым урыннарында заделкалар, А-С күчәрләре буенча отмосткаларның булмавын, тышкы һәм эчке стеналарның тоташкан урыннарында А-С күчәре буенча үтәли һәм җепселле ярыклар булуын, ишегалдында асфальт катламының юклыгын ачыклаган. Шул ук актта җитешсезлекләр төзелеш барышында калдырылган, дип язылган. Бәлки йортның бүгенге торышының беренчел сәбәбе нәкъ мен шул дефектларның вакытында бетерелмәве һәм реконструкцияләрдән соң яңадан барлыкка килә башлавындадыр да. Һәрхәлдә, хәзер кешеләр җәфа чигә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: