Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Фоат абый китте...

Хәер, аның китүе дә үзенчә булды: гомергә дә зарланырга яратмаган Фоат абый бакыйлыкка күчкәндә дә берәүне дә борчымады, көчле, җитди авыруын сиздермәде...

Ул татарча көрәшне яратты, гаделлек, намуслык өчен җаны-тәне белән янды. Нурлатның яшь көрәшчеләрен аның кебек үсендерә белүче булдымы икән? Юктыр! Фоат абый кирәк чагында булыша да, ипле итеп орыша да белде. Спортны, тормышны сөйгән һәр кешене яратты ул, һәм үзен дә яраттыра алды. Шуңа да Фоат абыйны соңгы юлга озатырга дип, аның туган ягы Чирмешән районының Утыз Имәни авылына барып, тиешле сәдакасын бирүне, райбашкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, балалар-үсмерләр спорт мәктәбе Нурлат көрәшчеләре дә үзләренең бурычлары итеп санадылар. Фоат абый Мөхәммәтовның барлык туганнарының, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Ходай һәммәгезгә сабырлык бирсен.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фоат абый Чирмешьн Утыз Имђни авылы

2
X