Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Гаеп атта да, арбада да

Республикада ун айда тракторлар һәм үзйөрешле машиналар катнашында 41 юл-транспорт вакыйгасы булды, шуның бишесе - безнең районда һәм алар барысы да өченче кварталга туры килде.

Терлек азыгы хәзерләү һәм урып-җыю чорлары булганлыктан, юлларга трактор һәм үзйөрешле техниканың күбрәк чыгуын исәпкә алып, механизатор кадрларга карата таләпчәнлекне, аларның җаваплылыкларын арттыруга никадәр игътибарлы һәм җитди карау кирәклеген дә искәртә бу. Болар шәхси трактор ияләренә дә кагыла. Күңелсез вакыйгаларның беренчесе нәкъ менә үз тракторындагы кеше белән булды да. Арба тагылган Т-25 тракторында баручы А.Морозов Мамык авылыннан ерак түгел чокырдан чыкканда тракторы авып, вакыйга урынында һәлак булды. Ә шул ук авыл янында Базарлы Матак юлында җиңел машинада баручы А.Скворцов, узып китү кагыйдәсен бозып, машинасында "Нурлат сөте" ОООсының дәүләт теркәү номерсыз, ә тракторчысы Д.Седов тракторчы-машинист таныклыксыз МТЗ-1221 тракторы белән бәрелешә. Авария нәтиҗәсендә машинадагы бер пассажир үлә, калган дүрт кешене район үзәк хастаханәсенә илтәләр.
Ә менә "Сөләйманов" КФХсының таныклыгының срогы чыккан тракторчы С. Осипов идарә иткән МТЗ-1221 тракторы катнашындагы юл-транспорт вакыйгасы, бәхеткә, зур булса да, матди зыян белән генә төгәлләнде. Әлеге тракторның силос ташый торган ПИМ-40 арбасының габаритлары зур булуы һәм аның алгы өлешендә ут кайтаргычлары булмау сәбәпле, аңа каршы килүче автобус килеп бәрелә. Кызганычка каршы, ноябрьдә Нурлат - Кузайкино юлында да шуңа охшашрак авария булды.
Аварияләрне тикшерү нәтиҗәләре механизаторлар тарафыннан да, техниканы файдалану, аларга дәүләт теркәве үткәрү кагыйдәләрен дә бозулар булганлыгын күрсәтте. ЮХИДИ инспекторлары, Гостехнадзор инспекцияләре тарафыннан әлеге очраклар буенча руль артындагыларга да, вазифаи һәм юридик затларга карата да беркетмәләр төзелде. Юл-транспорт вакыйгаларын, үзйөрешле машиналарны эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозуларны булдырмый калу өчен ЮХИДИ белән берлектә өстәмә рейдлар үткәреләчәк, рейска чыгу алдыннан медицина тикшерүләре, машиналарның техник торышын җаваплы затларның тикшерүенә аеруча игътибар биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев