Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

"Гармония" үзәге балаларга ял оештыра

"Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары социаль куркыныч хәлдә булган авыл балалары өчен ял оештырдылар.

Нурлат шәһәренең Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеенда экскурсиядә булу балаларда матур тәэсирләр калдырды. Районыбыз территориясендә барган археологик казу эшләре вакытында табылган мамонт калдыклары, экспонатлар- борынгы тәңкәләр, көнкүреш әйберләре, шулай ук транспорт чаралары һәм Икенче Бөтендөнья сугышы вакытындагы корал балаларда аеруча кызыксыну уятты. Ә экскурсиядән соң "Мистер Бургер" кафесында төшке аш оештырылды. Кафе җитәкчелеге балаларга һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү бүлегенә караган балалар өчен мондый хәйрия ашларын ай саен үткәрә. Язгы каникуллар чорында бүлектә патронажда исәпләнгән үсмерләр өчен "Ледок" Боз сараена бүшлай йөрү оештырылган иде. Алар алга таба секция төркемнәрендә дә шөгыльләнергә теләк белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Ледок" "Гармония" њзђге "МистерБургер"