Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Газета – иң яхшы бүләк

Нурлаттан Нина Анисимова "Дуслык"ка 2015нче елның беренче яртыеллыгы өчен язылып куярга өлгергән инде. "Дуслык"ны 30 ел алдырам, ел да газетага әбунә башлану белән үк язылып куям. Аннан эш-мәшәкать белән онытылып китәргә дә мөмкин бит", - ди ул.

Нина Николаевнаның гадәте балаларына да күчкән, кызы Татьяна белән кияве Максим да район газетасын алдыралар, хәтта 4 яшьлек оныгы Катя да аннан фотолар карарга ярата, ди. Нина Николаевна исә башкаларга да газетага бүгеннән үк язылып куярга киңәш итә. "Нурлат тормышы, яңалыклары, аның кешеләре турында сөйләүче бердәнбер газета бит ул", - ди.
Сез дә газетага язылуны кичектермәгез, почтага яки редакциябезгә кереп чыгыгыз. Сезгә кызыклы тәкъдимебез дә бар: Өлкәннәр декадасы барган көннәрдә олы яшьтәге әби-бабайларыгыз, әти-әниләрегезгә "Дуслык"ка әбунә бүләк итегез. Ышаныгыз, алар ярты ел дәвамында район газетасын кулларына алган саен, сезгә рәхмәт укыячаклар.
Ярты елга әбунә бәясе узган елдагыча калды - 528 сум, альтернатив әбунә - 330, он-лайн язылу - 300 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: газетага язылу