Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Гериатрик ярдәм – озын гомер нигезе

2019 елның августында поликлиникада гериатрия кабинеты ачу планлаштырыла, хәзерге вакытта кабинетны лицензияләштерүгә рөхсәт кәгазьләре әзерләү бара.

– Гериатрия кабинеты табиб-гериаторының максаты – өлкән яшьтәге кешегә үз-үзенә хезмәт күрсәтергә, мөстәкыйль хәрәкәтләнергә, тирә-як мохитта һәм вакытта ориентлашырга, чикләүләрсез аралашырга, янәшәдә булган нәрсәләрне контрольдә тотарга өйрәтү, – ди Нурлат районы үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Мансур Галимов. – Агымдагы елның сентябреннән Министрлар Кабинеты карары белән республикада авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина оешмаларына халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре автторанспорты белән китерү оештырыла. Аларны алып килү өчен без план-графиклар әзерләдек.

– Быел диспансерлаштыру кагыйдәләрендә дә үзгәрешләр бар. Баш табиб урынбасары билгеләп үткәнчә, 18 яшьтән башлап барлык гражданнарга ел саен профилактик медицина тикшерүе үткәрү диспансерлаштыруга кертелгән. Ә 40 яшь һәм аннан да өлкәнрәк гражданнарга диспансерлаштыру ел саен уздырыла (18 яшьтән алып 39га кадәргеләргә – 3 елга бер тапкыр). Диспансерлаштыруны эш көннәреннән тыш та үтәргә була.

– Бу атнадан башлап диспансерлаштыруны шимбә көннәрендә дә узарга мөмкин, – диде Мансур Галимов. – Эш көннәрендә – 115нче кабинетка яисә участок табибына, шимбәдә исә 8.00дән 13.00гә кадәр 115нче кабинетка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев