Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Гомумшәһәр планеркасы үтте

Бу юлы да район һәм шәһәр башлыгы Равил Кузюров җитәкчелегендә үткән гомумшәһәр планеркасында иң өлгергән мәсьәләләр каралды.

"ТКХ ИК" МУПы җитәкчесе Ранис Рәхмәтуллин шәһәр хуҗалыгының кышка әзерлеге турында хисап тотты.
Ул техниканың әзерлеген 90 процент дип билгеләде. Быел МУП район ярдәме белән берничә яңа махсус техника белән баетылган, хәзер өстәмә көчләр җәлеп итү буенча килешүләр төзелә, юлга сиптерү материаллары туплана. НУАД начальнигы Фидаил Садыйков та үзләренә беркетелгән юлларны карап торуда проблемалар булмаячак, дип ышандырды. Район башлыгы булган техниканы нәтиҗәле файдалану кимрәклеген ассызыклады, авыл мәктәпләренә юлларның һәрчак ачык булырга тиешлеген искәртте.
Алда торган бәйрәмнәр һәм даталарга әзерлек һәм аларны үткәрү планы белән район башкарма комитетының социаль -мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәветдинова таныштырды. Район башлыг аларны яңа элементлар белән баетырга киңәш итте. Районда һәм шәһәрдә җирләрдән файдалану буенча җыелган мәсьәләләрне Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы начальнигы Рәмис Шәйхетдинов бәян итте. Равил Кузюров җаваплы затларны бу мәсьәләдә бик таләпчән булырга чакырды.
Планерка бер төркем нурлатлыларга Грамоталар тапшыру белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат планерка