Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Грант хыялларны тормышка ашырырга булыша

Нурлатның Бала үсеше үзәгендә үз тоз бүлмәләре барлыкка килде. Биредә шундый галокамераның барлыкка килүе хәзер бирегә йөрүче нәниләргә сәламәтләндерү эффекты алырга да мөмкинлек бирәчәк.

Медицина хезмәткәрләре тарафыннан чикләүләр булмаса, балалар әлеге бүлмәгә елгы ике тапкыр керә алачак. Тоз бүлмәсе авыруларны дәвалау, аларны профилактикалау өчен дә, организмның гомуми тонусын күтәрү җәһәтеннән дә кулланыла ала.

Балалар бакчасында галокамера җиһазландыру “ЛУКойл”ның социаль һәм мәдәни проектлары конкурсында катнашу нәтиҗәсендә мөмкин булган.

– Тоз бүлмәсе ачу идеясе берничә ел элек туган иде. Хыялларыбызны тормышка ашыра торган шундый конкурсларның булуы сөенечле. Галокамераның могҗизалы йогынтысы балаларга сәламәт һәм нык булып үсәргә ярдәм итәр, дип ышанам, – дип уртаклашты Бала үсеше үзәге мөдире Гөлнара Панина.

Сүз уңаеннан, Бала үсеше үзәге җитәкчелеге галокамераның сәламәтләндерү эффекты турында гына түгел, аның эстетик йөзен дә кайгыртканнар. “Монда ничек матур”, – диделәр беравыздан балалар бакчасына йөрүче нәниләр тоз бүлмәсенең бизәлгән һәм төсле утлар белән яктыртылган стеналарына карап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев