Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Хөрмәтле Нурлат районы һәм шәһәре мөселманнары!

    Сезне чын күңелемнән мөселманнарының иң олы һәм мөбарәк бәйрәмнәреннән берсе - Корбан гаете белән тәбрик итәм!

    Әлеге изге бәйрәм ислам йолаларының шәфкатьлелек, игелеклелек, кешеләргә карата кайгыртучанлык кебек изге сыйфатларга нигезләнгән булуын кабат исебезгә төшерә. Корбан бәйрәме күп милләтле районыбыз халыклары арасындагы дуслыкны ныгытуга хезмәт итсен, милләтара, конфессияара татулык нигезе булсын һәм яшь буынны әхлакый һәм патриотик тәрбияләүгә булышсын иде.
    Изге Корбан бәйрәме көннәрендә сезгә, якыннарыгызга һәм туганнарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм бәрәкәтле гомер телим!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: