Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Хөрмәтле, сөекле хатын-кызлар!

    Районыбызның барлык ир-атлары исеменнән сезне язның көтеп алынган беренче бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!

    Яраткан әниләребез, әбиләребез, хәләл җефетләребез һәм кызларыбыз, безгә уңайлык тудырганыгыз, назларыгыз, яратуыгыз һәм аңлавыгыз өчен олы рәхмәт Сезгә. Сезнең хуплавыгыз безне яңа эшләргә рухландыра, кыюлык һәм үз көчебезгә ышаныч өсти. Сез тирә-якка матурлык, шатлык һәм җылылык сирписез. Сез гомер бүләк итәсез, балалар тәрбиялисез, эшлекле сыйфатларыгызны да гамәлгә ашырасыз - районыбызда бизнеста уңыш казанган, җитәкче постлар биләгән хатын-кызларыбыз аз түгел, һәм алар эшкә бар күңелләрен бирәләр, тормышыбызның төрле тармакларында алыштыргысыз булып торалар. Шул ук вакытта иң чибәр һәм сөйкемле дә, назлы һәм ягымлы да була беләсез. Һәм бүген, 8 Март алдыннан, Сезнең фидакарьлегегезгә, зирәклегегезгә, чиксез сабырлыгыгызга, хәлгә керә, ярата һәм кичерә, безне бәхетле итә белүегезгә тагы бер соклануыбызны белдерәбез.
    Сезнең йөрәкләрегездә һәрчак ярату яшәсен иде! Һәммәгезгә дә чын күңелдән иминлек, сәламәтлек һәм барлык башлангычларыгызда да уңышлар телим.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: