Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре!

    Һөнәри бәйрәмегез - Төзүчеләр көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Сезнең хезмәтне горурланып, шәһәр һәм районыбыз тормышының төп нигезе дип атарга була. Сезнең көндәлек карусыз хезмәтегез белән Нурлат заманча шәһәргә әверелде.

    Быелның башыннан гына да 11970 квадрат метр торак файдалануга тапшырылды, 15 йорт капиталь ремонттан соң яңа сулыш алды, төзүчеләр ярдәме белән авылларның инфраструктурасы да яхшыра тора. Һәр объектны вакытында тапшыру өчен, сез ял көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә хезмәттә. Чөнки шәһәрлеләрнең уңай яшәве үзегезнең хезмәткә бәйле икәнлеген бик яхшы аңлыйсыз. Фидакарьлегегез өчен рәхмәт!
    Төзүчеләр, хезмәтчәннәр! Сезнең эшегез гаять авыр, берүк вакытта үзегезнең казанышлар өчен горурлык та китерә. Өйләрегездә һәрчак җылы һәм җайлы, гаиләләрегез имин булсын, ә йөрәкләрегездә гомер буе уңышка илтүче чаткы сүнмәсен иде. Үзегезгә дә, якыннарыгызга да игелек һәм бәхет телим!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: