Җиңүчегә - бүләк
Гимназиянең 11 сыйныф укучысы Айгөл Билданова (җитәкчесе Н.Кутузова) уңышлары белән сөендереп кенә тора.
Әле шул көннәрдә генә ул "Без шундый төрле! Без бик яхшы!" дип аталган республика мастер - класс конкурсының читтән торып узган этабында җиңү яулады. Айгөл көзге каникуллар чорында балалар иҗтимагый оешмалары активы өчен оештырылган "Галстуклы ил" дип аталган мәктәп-лагерьга исемле юллама белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев