Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Җиңүчеләргә - бүләкләр

Узган атнада гимназиядә "Иң яхшы яшь юл хәрәкәте отряды һәм җитәкчесе" район конкурсының йомгаклау этабы узды. Конкурс нәтиҗәләре буенча гимназия - I, шәһәрнең 8нче урта мәктәбе - II, Биляр Озеро урта мәктәбе III урынга чыкты.

- Конкурсның беренче этабында 33 мәктәп арасыннан 11 урта мәктәп кенә катнашты. Район конкурсы барышында әлеге уку йортында балалар катнашында юл - транспорт һәлакәтләре теркәлмәвенә, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча сыйныф сәгатьләре үткәрелүгә, почмаклыклар, укытучыларның юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча авторлык эшкәртмәләре булуына да игътибар иттек. Мондый чараларны без район мәгариф идарәсе белән оештырабыз, - ди ЮХИДИнең пропаганда инспекторы Р.Мөгайнетдинов. Шунда ук "Яшь юл хәрәкәте инспекторы отряды җитәкчесе" номинациясендә җиңү яулаган Гөлия Шәйхетдинова (гимназия), Ләйсән Нәфыйгина (8нче мәктәп), Светлана Микушкина (Биляр Озеро урта мәктәбе) бүләкләргә ия булдылар. Чарада ЮХИДИ бүлеге белән тыгыз элемтәдә эшләве өчен мәгълүмати- методик үзәк методисты Сәрия Зарипова да кыйммәтле бүләк һәм диплом белән билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев