Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Игелеккә урын табыла

ТР Президенты Рөстәм Миннеханов катнашында үткән "Ел хәйриячесе-2011" республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында район башлыгы Наил Шарапов җитәкләгән Нурлат делегациясе дә катнашты. Чара Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында дүшәмбе көнне үтте.

Конкурс 7 номинация буенча үткән. Нурлат районы вәкилләре шуларның икесенең җиңүчеләре исемлегенә кергәннәр. ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев "Массакүләм мәгълүмат чаралары" номинациясендә җиңү яулаган "Татмедиа" ААҖ филиалы "Нурлат телерадиокомпаниясе"нә (директоры Р.Гиняева) ТР Президенты кул куйган диплом һәм "Ел хәйриячесе" медален тапшырды. "Нурлат ТВ"ның мондый конкурста беренче генә җиңүе түгел инде, алар 2009 елда да билгеләп үтелгән булганнар.
"Кече эшмәкәрлек предприятиеләре" номинациясендә "Перспектива" ОООсы (директоры Ә.Гайнуллин) билгеләп үтелгән. Чакырылучылар арасында ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны тәрбияләүче гаиләләр дә булган. Мисал өчен, Мамыктан Ванчуриннар үзләренең 2 балалары янына тагын 9, ә Богдашкинодан Ибраһимовлар 7 баланы тәрбиягә алганнар.
ТР Президенты Р.Миннеханов һәм Дәүләт киңәшчесе М.Шәймиев чарада катнашучыларның һәркайсына республикада үткәрелә торган хәйрия акцияләрендә һәм чараларында актив катнашулары өчен зур рәхмәтләрен белдергәннәр. Ә игелек кылыр өчен урыны да, хәер, чит кайгыга битараф булмаган изге йөрәкле кешеләр дә табылып тора. Кеше Җиргә нәкъ менә игелек кылыр өчен килә һәм шуның өчен яши дә бит инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат “Ел хәйриячесе2011”