Игелекле гамәл
Коррекцион интернат-мәктәп укучылары өчен Яңа ел могҗизалары каникуллардан соң да дәвам итте әле.
Шәһәребезнең игелекле кешеләре шәхси эшмәкәр Рәис һәм Зия Сәгыйровлар инициативасы белән оешкан акция чорында "Нурлат-стайл", Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм җырчы, композитор якташыбыз Фирдүс Тәмаев хәйрия концерты оештырып кына калмадылар, җыелган средстволарга интернат-мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары өчен адреслы хәйрия чарасы да үткәрделәр. Мавыктыргыч өстәл уеннары, конструкторлар, туплар, китаплар һәм башка бик күп нәрсәләр балаларның гына түгел, интернат-мәктәп администрациясе, педагогик коллектив һәм ата-аналарның күңеленә дә хуш килде. Мондый игелекле кешеләр булганда Яңа 2012 елның күңелле вакыйгаларга, матур очрашуларга тагын да баерак булачагына ышаналар интернат-мәктәптә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев