Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Игътибар - җәяүлеләр юлына

Сишәмбе көнне ТР Хөкүмәт йортында видеорежимда узган юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышында Нурлат районы да хисап тотты.

Утырышта катнашкан ТР ЮХИДИ идарәсе начальнигы Р.Миннеханов безнең районда җәяүлеләр юлларының сыйфатын, юл билгеләренең куелышын тәнкыйть утына тотты. "2011 елда Юл хәрәкәте иминлеген күтәрү буенча максатчан муниципаль программа"ның үтәлеше турында Россия МВДсының Нурлат районы бүлеге җитәкчесе Ринат Хөснетдинов бәян ите.
- Эшләнәсе эшләр җитәрлек. 2012 елда максатчан программаны финанслауга 2 млн. 400 мең сум средство бүлеп биреләчәк. Моннан тыш, җәяүлеләр юлларын, юл билгеләрен яхшырту өчен өстәмә финанслау да каралган. Программа кысаларында барлык телгә алынган замечаниеләрне дә бетерергә тырышачакбыз, - диде ул.
Агымдагы елның өч аена хисаптан күренгәнчә, безнең районда җәяүлеләр катнашында һәлакәтләр арткан. Гомумән, шундый 3 һәлакәттә 2 кеше үлгән. I кварталда гына да 11 юл-транспорт һәлакәтендә 4 кеше үлгән, 10ысы төрле тән җәрәхәтләре алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ Р.Миннеханов џђлакђтлђр