Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Икенче этап башланды

    "Мәк" операциясенең беренче этабы барышында полиция хезмәткәрләре 7 участокта наркотик матдә булган кыргый үләннәрне юк иткән.

    - Бу чор эчендә генә дә үсемлек төсмерендәге наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле 7 очрак теркәлде, - ди полициянең штаб начальнигы Елена Поплавская. - 11 кеше тоткарланды. Законсыз рәвештә наркотик средстволар ташыган өчен 8 кешегә карата административ җәза бирелде, 2 сенә җинаять эше кузгатылды.
    Беренче этапта полиция хезмәткәрләре 1 килограмм 24 грамм үсемлек төсмерендәге наркотик матдә алганнар. Шуларның 1,2 килограммы - каннабис. Хәзер операциянең икенче этабы старт алды. "Мәк" оператив - профилактик операциясе се көзгә кадәр дәвам итәчәк.

    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: