Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Җиләк җыю вакыты җитте

Табигать байлыкларыннан файдалана белгәннәр өчен кызу чор хәзер. Җир җиләге - җәен иң алдан өлгерүче җиләк.

Бу җиләкне ничек кенә атамыйлар үзе - гаҗәеп файдалы продукт та ул, чын шифа да. Тикмәгә генә җиләкләр ханбикәсе исемен йөртми бит ул. Һәм бу чыннан да шулай. Баксаң, җир җиләгендә Менделеев таблицасының яртысы диярлек бар икән, җиләкнең файдалы үзенчәлекләре турында шунысы да күп нәрсә сөйли бит.
- Җир җиләгенең файдалы үзенчәлекләре аның чын мәгънәсендә витаминнар чыганагы булуында, алар арасында беренче урынны С витамины алып тора, - дип сөйли Нурлат ЦРБсының халыкны гигиенага өйрәтү һәм тәрбияләү буенча инструкторы Галина Блинова. - Җир җиләгендә В төркеме витаминнары да бар. Мисал өчен, В1 витамины нерв системасының нормаль эшләвенә булыша, ә В2 күрү органнары эшендә актив катнаша һәм күзәнәкләрне торгызуга ярдәм итә. РР витамины ярдәмендә исә организмда углеводлар алмашы яхшыра, ашказанының мотор һәм секретор функцияләре нормальләшә, ашказаны асты бизенең секрециясе һәм сок составы яхшыра, - ди белгеч.
Ә җир җиләге тулысы белән - җиләкләре, яфраклары, сабак-тамырлары да дару булып саналалар. Яфрак һәм тамырларыннан төнәтмә ясыйлар, ә җиләкләрен кайнатмага гына кулланып калмыйча, кышкыга туңдырып куйсаң да табигый сыйфатларын саклап кала. Иң мөһиме - вакытны кулдан ычкындырмаска һәм алдагы көннәргә җитәрлек витаминлы җиләк әзерләп өлгерергә. Кем әйтмешли, иел-бөгел, ялкауланма, җир җиләген өз дә ал гына!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ќир ќилђге Нурлат ЦРБсы Витаминнар