Бу көнне районның 141 чыгарылышы информатика, биология һәм тарих фәне буенча беренче сынауны тапшырдылар. Чыгарылыш имтиханнарының төп агымы 28 майдан 21 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Мәҗбүри фәннәр-математика һәм рус телен барлыгы 402 чыгарылыш тапшырыр дип планлаштырыла. Имтиханнар көндеге 10 да башлана. БДИ 3-4 сәгать дәвам итәчәк. Кичә 669 тугызынчы сыйныф укучысы да беренче җитди сынауларын - математика фәненнән ГИА тапшырдылар.