Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

"ИРС" Нурлат хуҗалыкларыннан беренче булып терлекләрен лагерьга күчерде

"ИРС" хуҗалыгының Вишневая Полянадагы җәйге лагеренда яз башыннан бирле җанлылык хөкем сөрә. Быел да биредә терлекләрен лагерьга районда беренчеләрдән булып күчерделәр.

Кичке биш. Гадәти оешмаларда бу вакытта инде эш көне тәмамланып килә, ә Вишневая Поляна лагере янында тормыш җанланып кына килә әле. Әнә, урманга терәлеп үк урнашкан җәйләү юлында әле бер, әле икенче велосипедчы күренә. Сәяхәткә дә, экскурсиягә дә барулары түгел, Вишневая Полянада яшәүче сыер савучыларның җәйләүгә кичке савымга килүләре бу шулай. Менә инде ничә ел рәттән лагерьга үзләренең "тимер ат"ларында җилдерәләр икән сыер савучылар. Бүген дә лагерь киртәсе янына 5 велосипед килеп тукталды. Менә кемнәр бик теләп кушыла алыр иде бу якшәмбедә Нурлатта үтәсе велосипедчылар көненә! Бозау караучы Галина Зайцева, сыер савучылар Ольга Ермуллина, Марина Семенова, Светлана Иванова һәм Ольга Исаева велосипедларыннан җиңел генә төшеп, тиз генә эшкә дә керештеләр.
- Йөрергә дә җайлы, сәламәтлек өчен дә файдалы, - дип эш арасында шаяртырга да җай таптылар. Тик менә велосипедлары искереп бара, уенын-чынын кушып, хуҗалык җитәкчелегеннән шәхси транспортларын яңартуларын сорыйлар кызлар - ни дисәң дә, җәй буена шул юлны таптыйсы бит.
Озак та үтмәде, җәйләү юлында җиңел машина күренде. Бусы - Урта Камышлы кызлары. Араларында инде газетабыз язмаларының күп тапкырлар геройлары булган уңган сыер савучылар Ирина Михеева белән Алена Васильева, Полина Семенова, берүк вакытта технолог һәм ветеринария табибы хезмәтләрен алып баручы Галина Александрова да бар. Үзара сүз алышкач, алары да җитез генә эшкә алындылар. Көтү кайтканчы җайланмаларын, фуражын әзерләп куясы бар.
- Җәйләү чорын көтеп алабыз. Караңгы фермалардан иркен табигатькә чыгып эшләү күпкә күңеллерәк бит, - диләр сыер савучылар. Өстәвенә, бирегә чыкканны бирле сөтләр дә арту ягына гына бара. Ферма мөдире Алексей Ухванов әйтүенчә, сөт көн саен 80-100 кг.га арта бара икән.
- Бүгенге көндә биредә 284 баш сыер савыла. Кичә тәүлегенә зачет авырлыгында 4500 килограмм сөт савылган, - дип коллективның эш күрсәткечләре белән таныштыра хуҗалык зоотехнигы Андрей Яллин. - Җәен сөт сыйфаты турында аерым кайгыртырга туры килә. Моның өчен сыер савучылардан да үтә чисталык, барлык таләпләрне истә тотып эшләү таләп итә. Шөкер, бүгенге көндә майлылык 4,2 процент тәшкил итә. Сыйфатка сөтне фильтрлавыбыз да йогынты ясамый калмый. Бездә бу ысул ничә еллар уңышлы файдаланылып килә.
Әлбәттә, сыерның сөте - телендә дигәнне дә онытмыйлар. Көн саен сыерларны өстәмә ашату җаен табалар. Тик менә майның беренче көннәреннән башланып киткән коры көннәр генә бераз борчылырга мәҗбүр итә. Әмма узган елдан калган запаслары бар әле, аннан, җәй коры килә калса, азык әзерләүнең барлык ысулларын файдаланып калырга ниятлиләр.
- Бездә терлекләр саны күп түгел - 890 баш, чәчүлек мәйданнар җитәрлек. Аннан печән әзерләү өчен табигый болыннарыбыз да бар, тиздән яфрак азык әзерли башлаячакбыз, - диләр биредә.
Ул арада болынлыктан кайтып килүче көтү дә күренде. Аларны көн дәвамында терлек караучылар Андрей Абакшин, Анатолий Ермуллин, Анатолий Ивашкин һәм Евгений Иванов чиратлап көтүлектә йөртәләр икән. Ә сыер савучылар җитез хәрәкәтләр белән үз сыерларын танып, берәм-берәм савымга кертә башладылар. Ашыкмыйча булмый - һәркайсына 40лап баш сыерны савып өлгерәсе бар, эшне тәмамланганчы кимендә 3 сәгатьләп вакыт китәчәк. Ул арада җәйләүдә кичке савым башлануын белгертеп, аппаратлар гүелди башлады һәм "ИРС"ның тату терлекчеләр коллективы бердәм булып эшкә кереште. Иртәгә таң беленү белән янә бирегә - яраткан сыерлары янына җәйләүгә ашыгачаклар алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат