Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Иске Әмзә авылында өч бәйрәмне бергә үткәрделәр

Шушы көннәрдә Иске Әмзә клубында өч бәйрәмне - Өлкәннәр көнен, Корбан бәйрәмен һәм Укытучылар көнен берләштереп үткәрелгән чара кечкенә авылыбыз өчен зур вакыйга булды.

Аны төп оештыручы - укытучы Флюра Шәйдуллина һәм клуб хезмәткәрләре кунакларның күңелен күрер өчен барын да эшләгән иделәр. Биредә коймаклар да пешерелде, табын да мул иде, ә Колбай Мораса авылы үзешчәннәре чыгышына кушылып үзебез дә җырламый түзә алмадык. Кичәнең матди ягын авыл җирлеге башкарма комитеты күтәргән булса да, шундый тынгысыз җанлы оештыручылар булмаса, без игътибарсыз калган булыр идек бәлки. Шуңа рәхмәтнең иң олысын аларга юллап, бик күңелебез булып таралыштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат