Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“IT-чемпион”нар арта

Район мәктәпләрендә "IT-чемпион" республика конкурсына кушылучы укучылар саны арта - 15 апрельгә 741 укучы теркәлгән.

- Бүгенге көндә Нурлат районы конкурста катнашучы укучылар саны буенча республикада 9нчы урында. Районның 25нче урыннан 9нчыга күтәрелүе катнашучыларның саны арта баруы турында сөйли. Әлегә исә бездә укучыларның 21,7%ы конкурста катнаша. Аеруча Кычытканлы мәктәбе укучылары актив. Анда укучыларның 94,3 проценты конкурста катнаша, шулай ук Кизләү мәктәбе укучыларының 55, Яңа Әлмәт мәктәбе укучыларының 52,5 проценты конкурска кушылган, - ди ММҮ методисты Галина Мингалимова.
Билгеле булганча, проект шартлары буенча, мәктәп укучылары өлкәннәргә дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә һәм аның аша түләүләрне башкарырга булышырга тиешләр. Өлкән кеше порталда башкарган һәр операция өчен балага баллар килеп бара. Әти-әниләре зур активлык күрсәткән балалар исә җиңүче дип табылачак һәм бүләкләр белән билгеләп үтеләчәк. Беренче нәтиҗәләр 24 майда ясалачак. Ә конкурс ел азагына кадәр дәвам итәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Кычытканлы мђгълњматиметодик њзђк