Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Кагыйдә бозучы Нурлат аучылары һәм балыкчылары штраф түләячәкләр

    Республиканың хайваннар дөньясы объектларын куллану һәм саклау буенча идарәсе агымдагы елның I яртыеллыгына йомгак ясады. Шул чор эчендә Республика буенча барлыгы 277 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган. Табигатькә һәм хайваннар дөньясына зыян салучылар Нурлат районында бар икән.

    Тикшеренүләр күрсәткәнчә, кагыйдә бозучыларга карата беркетмәләр төзелгән һәм кагыйдә бозуларны бетерүгә калышлы предписаниеләр бирелгән.
    - Ярты ел эчендә Нурлат районында хайваннар дөньясы объектларын куллану һәм саклауга кагылышлы 6 кагыйдә бозу ачыкланды, - ди районның баш аучысы Ренат Мостафин. - Шуларның 2се ау кагыйдәләрен бозу булса, 2се ау рөхсәтләрен вакытында тапшырмау. 2 очрак су ресурслары кагыйдәләрен бозуга бәйле. Барлык кагыйдә бозуларга да штрафлар бирелде. Табигать кагыйдәләрен бозучыларга каршы эшне алга таба да алып барачакбыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: