Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеенда Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль бәрелешләр тарихына багышланган экспозиция эшли

Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеенда тематик экспозиция эшләп килә. Ул Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль бәрелешләр белән бәйле тарихи вакыйгалар, туган илләреннән читтә интернациональ бурычларын үтәгән якташларыбызга багышланган.

– Әлеге күргәзмә Ватан алдындагы бурычын үтәгән һәр кешенең исеме онытылмасын, яшь буын вәкилләре үз Ватаннары тарихын белсен өчен кирәк, – диде музей директоры Флюра Морзаханова.

Экспозициядә локаль сугышлар һәм кораллы бәрелешләрдә катнашкан якташларыбызның уникаль экспонатлары урын алган. Болар – һәлак булган сугышчы-интернационалистларның фотосурәтләре, рәхмәт хатларының нөсхәләре һәм бүләкләренең таныклыклары, Р.Х.Мингалимовның шлемы һәм наушниклары, И.И.Сафинның гимнастеркасы, Р.Н.Киямовның тельняшкасы һәм береты...

Экспонатлар арасында йөрәк сурәтендәге кечкенә тимер кисәген аерым билгеләп үтәргә мөмкин. Бу амулет 1984 елда Агдар тарлавыгында дошманнар тарафыннан бәреп төшерелгән МИ-8 вертолетының калдыклары – алюминий күбегеннән кисеп алынган. Аны әле 2004 елда ук Вәгыйзь Әхмәтсәгыйров музейга бүләк иткән булган.

“Без бу вертолетта хәрби хәрәкәтләр ноктасына очып килгән идек. Ул кире кайтырга дип һавага күтәрелде һәм шунда ук аны безнең күз алдыбызда бәреп төшерделәр”, – дип уртаклашкан ул вакытта Вәгыйзь Вәлиевич үз истәлекләре белән.

Ул да туган иленнән читтә намус һәм батырлыкка имтихан тоткан. Һәм әлеге тимер йөрәк гомергә аның хәтерендә сугыш алып киткән кешеләр турындагы мәңгелек хәтер талисманы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев