Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“Камыр Батыр” һәм “Буратино” балалар бакчалары федераль грантлар оттылар

​​​​​​​Шул көннәрдә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгында “Мәгарифне үстерү” дәүләт программасы кысаларында үткәрелгән грантлар бәйгесенә йомгак ясадылар.

Илебезнең җиңү яулаган 54 белем бирү учреждениесе арасында шәһәребезнең “Камыр Батыр” һәм “Буратино” балалар бакчалары да бар. Грант ярдәме Консультация үзәкләре проектларын тормышка ашыруга юнәлдереләчәк.

– Безнең балалар бакчасы “Без күбәү. Ярдәм янәшә” проекты буенча – 1 миллион сум, ә ”Буратино”дан коллегаларыбыз “Беренче адымнар” проекты буенча 500 мең сум күләмендә грантлар оттык. Ике проект та мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әтиәниләренә заманча мәгълүмати сервислар, мобиль службалар, дистанцион технологияләр ярдәмендә психологик-педагогик, диагностик, консультация ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән. Консультация үзәкләрендә проектларны тормышка ашыруга балалар бакчалары тәрбиячеләре белән бергә белгечләр: невропатолог, педагог-психолог, дефектолог, җәмәгать һәм волонтерлык оешмалары вәкилләре дә җәлеп ителәчәк, – дип сөйләде “Камыр Батыр” балалар бакчасы мөдире Венера Мәрданшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев