Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Күчмә утырышта катнаша

    Югары Нурлат мәдәният йорты директоры, Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Нурлат җирле бүлеге бюро әгъзасы Гөлсинә Фәтхетдинова Тукай районында оешманың күчмә утырышында катнаша.

    “Шәхесләргә бай туган төбәк” дип аталган әлеге утырыш бүгеннән башланып, 3 көн дәвам итәчәк. Утырыш районның күренекле шәхесләрен барлау белән бергә милли традицияләрнең сакланышы һәм милли мәдәниятне үстерү буенча төбәк тәҗрибәсе белән таныштыруны да максат итә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: