Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Хаметшиннар дәүләт ярдәме программасы белән мини-ферма төзегәннәр

​​​​​​​Татарстанда 2015 елдан эшли башлаган мини-фермалар төзелешенә дәүләт ярдәме программасы мөмкинлекләреннән районда 60 гаилә файдаланган.

Киекледә яшәүче Рамил һәм Эльвина Хәмәтшиннарның йортын озак эзләп йөрергә туры килмәде. Ике катлы, иркен итеп төзелгән мини-фермаларына карап бик тиз таптык үзләрен.

Реклама

“Мини” дигәч тә, мәйданы һич тә кечкенә түгел ферманың. Озынлыгы – 23, киңлеге 6 метр икән. Терлекләрне ишле итеп асрарга дип әнә шулай иркен итеп төзегән аны хуҗалар. Биредә хәзер 12 баш савым сыер, бозаулар һәм дистәгә якын тай сыйган. Әйтүләренчә, терлек абзарын төзүгә 1 миллион сумлап акча киткән. Шуның 400 мең сумы республикада шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм йөзеннән булдырылган сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзелеше программасы буенча субсидияләнгән.

– Элеккеге абзар бик кысан һәм иске, терлекләргә дә шартлар юк, үзебезгә дә эшләргә кыен иде. Шуңа да ферманы төзи башлаганда ук иркен булсын дип теләдек, – ди Рамил Хәмәтшин. – Абзарны ел да төзеп тормыйсың, шуңа да ул чыдам да булсын дидек инде. Стеналарын блоклардан өйдек, идәннәре дә бетоннан, тәрәзәкапкалары да чыдам материаллардан ясалды. Дәүләттән бирелгән 400 мең сум төзелешкә киткән чыгымнарны каплар өчен яхшы ук ярдәм булды, әлбәттә. Авылда шундый программаларның булып торуы әйбәт.

Ферманың бер өлешенә җәйдән печән тутырып куяр өчен икенче кат итеп мансардасын да ясаган булганнар, тик азыкны биредә түгел, урамда кибәннәргә өеп саклауны ошата төшәләр. Инде кышлату сезоны азагына якынлашса да, азык запаслары тагы берничә айга җитәрлек әле.

– Азыкны нигездә сатып алабыз, печәнне болынлыклардан үзебез дә чаптырабыз. Тракторыбыз булгач, бу яктан күпкә җиңелрәк хәзер. Узган елда башта трактор, аннан арбасын сатып алдык. Зур хуҗалыкта ансыз булмый, – дип дәвам итә хуҗа.

Әлбәттә, хуҗалыкны бүгенгедәй нык итәр өчен шактый тырышлык куярга туры килгән. Башта нигездә ит юнәлеше буенча эшләгән Рамил. Барлык керемне хуҗалыкны ишәйтүгә, терлекләрнең санын арттыруга кертә барган. Бүген инде игътибарны күбрәк сөтчелеккә бирәләр. Ә сөттән көн саен тотрыклы керем килеп бара.

– 5 сыерыбыздан көн саен 70ләп литр сөт савабыз, – ди Рамил Хәмәтшин. – Сөт җыючылар өй яныннан ук килеп алалар. Авыл халкы арасында да сөт сорап килүчеләр шактый, аларны да кире бормыйбыз. Сөтнең бәясе начар түгел, аннан һәм иттән кергән керем хисабына тормышыбызны алып барабыз, хуҗалыгыбызны киңәйтәбез. Бүгенге көндә авылда терлек асрап иркенләп яшәргә була. Иренмәскә генә кирәк.

Ә менә атларга килгәндә, хуҗаның аларга карата мәхәббәте балачактан. Йортларында һәрчак атлар асраганнар, Сабантуйларда чабышларда катнашыр өчен махсус чабышкы ат та тотканнар әле. Аның белән Рамил үз авылларындагы һәм район үзәгендәге чабышларда да призлы урыннар яулап килгән. Дөрес, хәзер хуҗалыкта нигездә эш атлары асрыйлар. Яшь тайларның утлап чабышып йөрүләренә карап күңеленә рәхәтлек, тынычлык ала хуҗа.

Хәмәтшиннар Киекле авылының читендә яшиләр, болыннар аларның хуҗалыгына кушылып диярлек китә. Инде бик тиздән терлек-туарны көтүгә дә куа башлаячаклар. Җәй айларын аеруча көтә авыл кешесе. Ни дисәң дә, мул сөт чоры җитә бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X