Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Хәнифә апа Хәсәнова сугыш еллары авырлыкларын яхшы хәтерли

Кычытканлы авылының олы юл читендә, калкулыкта күзләрне иркәләп өряңа, матур өй балкып утыра. Анда авылыбызның хөрмәтле абыстае Хәнифә апа Хәсәнова улы Камил белән гомер кичерә.

Бөтен яктан уңайлыклары булган заманча йортны Халисә апасының улы Фәрит ярдәме белән җиткерделәр алар. 

Реклама

Һәр туган яңа көнгә куанып яшиши Хәнифә апа. Авылыбызның бала чагы дәһшәтле сугыш елларына туры килгән, аннан соң да язмыш сынавы белән күп авырлыклар кичергән ихтирамлы кешесе ул. Күңелгә ятышлы моңлы тавышы белән Коръән аятьләрен укый, үтемле итеп вәгазь сөйли, бөтен шартын китереп дога кыла. 86 яшен тутырса да, хәтере бик яхшы аның, тавышы моңлы, теләкләре йөрәккә үтәрлек. Хәнифә апа 1934 елның 14нче гыйнваренда туган. Гаиләдә 4 бала үскәннәр. Сугыш башлануга ук әтиләре яу кырына киткән, бу вакытта кечкенә Хәнифәгә нибары 6 яшь булган. “Балачактан ачлык, ялангачлык, хәерчелек үзәккә үтте, мәңге онытырлык түгел”, – дип искә ала сугыш елларындагы авырлыкны Хәнифә апа. – 7 яшемдә авыл мәктәбенә укырга кердем. Укытучыбыз Замирә апа һәрберебезгә берәр дәфтәр бите таратып чыга, һәр партага манып яза торган бер кара куя иде. Әтидән калган китапларның буш араларына да язарга туры килде. Өйдә салкын. Әни сыер җигеп, урманнан коры кура алып кайта, бергәләп кисәбез. 1941 елның кышы бик салкын килде. Әби киңәше белән туганнар, өч гаилә бергә җыелып, безнең өйдә кыш чыктык. Өскә кияргә кием юк. Апа әтинең тунын киеп йөри иде. Ашарга алыр өчен, өйдә сатарга яраклы барлык әйберләр сатылып бетте. Чәй урынына – кыздырылган кабак. Аны турап, тешләре белән бергә мичтә кыздырабыз да, уып чәйнеккә салабыз, мәтрүшкә өстибез, самавырдан су агызып, шулай чәй эчә идек. Өйдә ипи, шикәр, тоз – берсе дә юк. Әтинең элеккеге эшләгән урыныннан әзрәк пайга әйберләр бирәләр иде. Шул вакытта пешерелгән апара ашы безнең өчен зур бәхет булды, тәлинкәсен дә ялап куя идек хәтта. Җәй көне ашлык өлгергәч, әзрәк тамак туя иде. Басуда арыш башаклары уып ашадык. Әниләр дә ураза вакытында, кояш баегач, арыш башаклары уып авыз ачалар иде. Бишенче сыйныфка кадәр авыл мәктәбендә укыдык. Әниләргә балаларының укуы турында белешмә кирәк булганга, күрше авылга йөри алмаган төрле яшьтәге 38 бала тагын бер ел авылда белем алдык. Җәй айларында әнигә булышып, чиратлап бозау, дуңгыз көтүе көттек. Шулай да 8нче сыйныфны күрше Әлмәт авылында тәмамладым. Әтинең хәбәрсез югалуы турындагы мәгълүматны без – балалар ул вакытта аңлап та бетермәдек. Сугыш беткәч дәүләттән бернинди ярдәм күрмәдек, тыл хезмәтчәне булып та саналмыйбыз. Шуңа йөрәгем бик әрни”. Мәктәпне тәмамлагач, Хәнифә Хәсәнова колхоз идарәсендә хисапчы булып эшли, озак еллар депутат итеп сайлана, җәмәгать эше белән актив шөгыльләнә. 1956 елда, әнисе сүзен тыңлап, Сәгыйть муллага кияүгә чыга. Яшь гаилә бәхет эзләп Ташкент якларына чыгып китә. Үлчәүче булып эшкә урнаша Хәнифә апа, эшен җиренә җиткереп башкарганы өчен хезмәт урынында да яраталар. Тик тормыш иптәше авырып китү сәбәпле, 2 елдан кире авылга әйләнеп кайталар. 12 ел бергә яшәгәннән соң, ире йөрәк өянәгеннән үлеп китә. Хәнифә апа 4 бала белән тол кала, иң олысына ул вакытта – 11, кечкенәсенә 4 яшь була. Бүгенге көндә исә 7 онык, 3 оныкчык сөя хөрмәтле ханым. Хәнифә апа бервакытта да эштән курыкмый. Ташкенттан кайткач, ындыр табагында үлчәүче булып хезмәт куя. Хәер, гомере буе нинди генә эшләр башкарырга туры килми аңа: мунчала да ишә, чөгендер игә, печән чаба, җир казый, яшелчәләр үстерә, кош-корт, терлекләр асрый, көтү көтә... Барысын санап бетерерлек тә түгел. “Теләсә нинди ат җигә алам”, – ди Хәнифә апа. Аның өчен нинди батыр йөрәкле кеше булырга кирәк бит! Һәр көнне ат җигеп, 58 яшенә кадәр 16 ел авыл халкыннан сөт җыйган ул. Бу эшнең авырлыгын күз алдына да китерерлек түгел: ничәшәр фляга күтәреп бушатырга, саз ерып пычракта, кышын кар ерып салкында ат белән йорттан йортка йөрергә кирәк була. Бары Хәнифә апа кебек түзем, хезмәт сөючән кешеләр генә булдыра ала бу эшне. Гомумән, аның һәр эшенә төгәллек хас, шуңа авыл халкы белән үзара килешеп эшли белде, аларның хөрмәтен казанды. Ятимлек газабы, сугыш еллары михнәтләрен, толлык ачысын күргән Хәнифә апа һәркемнең күңелен аңлый белә, төпле киңәшләрен бирә, бүгенгесенә шөкер итеп, күпсанлы туганнары кайгыртуын, авылдашлары ихтирамын тоеп гомер кичерә. ...Дәһшәтле сугыш чоры балаларының үткәннәрен искә төшерү бик авыр, күзләр яшьләнә, ачы хатирәләр яңара. Һәрберсенең тормышын бер китап итеп язарлык шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X