Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • “Китап - шул ук гаджет ул”,- ди ике бала әнисе Марина Корнилова

    Соңгы елларда әти-әниләр дә, мәктәп укытучылары да балаларны элекккеге чорларда төсле күпләп китап укуга күндермәкче була. Ләкин заманча гаджетларны өстенрәк күргән буынны күз белән хәреф чүпләүгә кире кайтарып буламы?

                                                                    

    5 нче сыйныфта укучы кызым кечкенәдән танылган инглиз язучысы әсәре буенча төшерелгән фильмны яратып карый. Бер көнне мәктәп китапханәсеннән китабын да алып кайтты. Кызыксынып бер-ике битен укыды. Хисләнеп китапның никадәр мавыктыргыч булуын сөйләде. Китап укырга артык хирыслыгы булмаган баламның кәгазь басмалар белән шулай кызыксынуы куандырды. Шуннан берничә ай дәвамында бу китап эш өстәлендә ята бирде. Калын китап, озак укыйдыр дип үземне юаттым. Әмма укыган битләр саны да артмады, китап та урыныннан кузгалмады.

    ”Әллә кызык түгелме?, дип кызыксынам.”Кызык, әлегә вакытым юк, аннары укыйм”,-  ди.

    Тик телефон, компьютер кебек гаджетларга вакыт табылса да, китап киштәдә тузан җыюын дәвам итте. Ахыр чиктә ике битен укыган килеш, 3-4 айлап бездә командировкада булып кайтканнан соң, танылган әсәр янә  китапханәгә озатылды. Ә мин балалар нигә китап укырга яратмыйлар дигән сорауга җавап эзләргә булдым.  

                                             

    Галина Ерышова-Нурлат балалар китапханәсе мөдире:

    -Соңгы елларда балалар китап укымыйлар дип чаң суга ата-аналар да, укытучылар да, психологлар да. Беренче сәбәбе гаиләдән килә дип саныйм.Әти-әниләре белән бергә, китапханәгә, теге яки бу басманы сайларга килгәнннәрне күзәтүе шулкадәр шатлыклы. Ләкин баласын китап укырга өндәгән шул ук өлкәннәр өйләренә кайткач буш вакытын смартфонга карап уздыра. Ә бит балалар-ул безнең күчермә. Үзе китап укыган ата-ана гына баласында аңа мәхәббәт тәрбияләргә сәләтле. Кичләрен кычкырып китап уку, укыганны бергәләп анализлау да яхшы нәтиҗәләр бирә.

    Икенче сәбәбе: баланы кечкенәдән төрле гаджетлар белән җиһазландыру. Шулай итеп ата-аналар үзләре үк баласын яшьтән китап укуга түгел, ә төрле төсле, рәсемнәре тиз алмашынучан, күп мәгълүматны үз эченә туплаучы гаджетка күндерә.

    Безнең балалар китапханәсе фондында 35 мең данә китап исәпләнә. Формулярларны бәяләп шуны әйтеп була: нигездә китапханәгә 2-5нче сыйныфларда укучылар йөри. Иң күп китап укучылар турында ай саен анализ ясыйбыз.Әйтик бу айда иң күп китап укучы – Ульяна Корнилова. Әлеге гаиләдә китап уку культурасы югары үсеш алган.

     

    Әлеге гаиләне эзләп таптым. Марина  Корнилова улына да, кызына да 3 яшьтә алфавитны  өйрәтә. Ике баласын да сабый чактан әкият укып йоклата. 4 яшьтә Ульяна Корней Чуковский шигырьләрен мөстәкыйль укый башлый.

    Марина Корнилова – ике бала әнисе:

    - Мин үзем дә китап укып үстем. Эшли башлагач, өемдә зур китапханә булдыру турында хыялландым. Хәзер шуның өстендә эшлим. Балаларымны да сабый чактан китапны яратырга өйрәттем.  Әлбәттә аларның телефоннары да, компьютерлары да бар. Тик гаджетларга бик исләре китми.  Безнең гаиләдә телевизорсыз, интернетсыз көннәр дигән традиция яши.  Бу көннәрне без бары китап укып кына үткәрәбез. Безнең балалар өчен туган көнгә иң зур бүләк-китап. Ул бит шул ук гаджет. Хәзер китапларның ниндие генә юк! Ялтыравыклы, кызыклы, заманча, энциклопедияләрендә бар мәгълүмат җитәрлек. Планшет белән ноутбугың бер якта торсын. Мин үзем дә баланы мәктәптән көтәргә яки ерак сәфәргә барырыга туры килсә, кулга телефон түгел, китап алам. Җәй көнне эскәмиягә утырып саф һавада китап укудан тәм табам.

                                     

     Баланы китап укырга өйрәтеп була димәк! Тик уку культурасын тәрбияләргә бераз соңга калганнарга нишләргә? Бу хакта психологтан сорарга булдым.

                                       

    Эльвира Каняфина – “Ышаныч” үзәге психологы:

    - Бала китап укырга яратмаса, нишләргә?

    1.  Укуны уенга әйләндерергә.  Персонажларны кәгазьдән кисеп, әби-бабайларны тамашачы ясап, театр куярга була. Күбрәк бит укыган балага призлар әзерләгез.
    2.  Баланың күңеленә хуш килерлек  жанр табыгыз. Үзенә ошаган нәрсәләр турында укысын.
    3. Өйдә зур китапханә булдырыгыз. Баланың сайлап алу мөмкинлеге булсын.
    4. Беренче 50 битен укыгач, китап балада кызыксыну уятмаса, мәҗбүриләмәгез. Димәк аңа ул бөтенләй дә ошамый. Башканы алсын.
    5. Китапның –гаҗәеп дөнья икәнен күрсәтергә тыршыгыз. Автор сүзләре артында гадәти булмаган әйберләр яшеренгәнен бергәләп ачыклагыз.
    6. Балага “укып  бетермәсәң, беркая да бармыйсың” дип шарт куймагыз. Китап дустына түгел, дошманына әверелүе бар.
    7. Китапларның зәвыклы итеп ясалганнарын сатып алыгыз, ул магнит төсле үзенә тартып торырыга тиеш. Аларны бала кулы җитәрлек урында калдырыгыз.
    8. Үзегез балага үрнәк булыгыз. Китапларга битараф булмаганыгызны күрсәтегез.

    Әлеге киңәшләр башкаларга да ул-кызларын китап укуга өйрәткәндә ярап куяр дип уйлыйм.  Әлеге проблема белән кызыксынып, берничә танышым арасында сораштыру үткәрдем. Китап укырга яратучы гаиләләр, балалар тагы да  бар икән! Бүгенге яшен тизлегедәй үзгәрүчән, китап укудан игътибарны читкә җибәрердәй “ләззәтләр”е күп булган, кәгазь битләрен кыштырдатырга вакыты табылмаган  заманда да уку сәләтен тәрбияләп була. Барысы да үзебездән тора, диештеләр алар.

     

    P.S. Бүген теге инглиз язучысы әсәре буенча төшерелгән фильмны кызым белән бергәләп карап чыктык.  Күп тапкыр кичергән булсак та, тәэсирләр элеккечә яңа. Шул югары нотада кызымны: ”Ә китабы тагы да кызыклы. Әйдә алып икәүләп укып чыгабыз”,- дип ымсындырдым. Шулай итеп, бездә берничә ай “пропискада” булган бестселлер китапханәдән янә өебезгә кунакка килде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: