Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Китаплар чемоданы үзенә җәлеп итте

    Бәйрәм чараларында китапханә почмаклыгы туган төбәгебез тарихы турындагы "Туган ягым - Татарстан" һәм "Нурлатым - нурлы ягым" күргәзмәләре белән җәлеп итте.

    "Укып чыктыңмы - башкага тапшыр" дип аталган китап чемоданы да кызыклы иде. Аннан нурлатлылар үзләренә ошаган китапны актарып кына калмадылар, ә укырга өйләренә дә алдылар. Ә шәһәр укучылары Белем көне алдыннан тарих, география, икътисад һәм әдәбият серләренә төшенделәр. Моннан тыш, туган як турындагы викторина кысаларында татар халкының гореф-гадәтләре, традицияләре турындагы сорауларга җаваплар да бирергә туры килде. Китапханәчеләр әйтүенчә, балалар белән шул рәвешле аралашу белемнәрне ныгытудан тыш, дөньяви күзалланы киңәтергә дә булыша икән. "Туган төбәгемне беләм һәм яратам" викторинасында Нурлат гимназиясенең 4-6нчы сыйныф укучылары Даша Трифонова, Эллина Габдрахманова, Камилә Вәлиуллина, Аэлита Мөгайнетдинова җиңделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: