Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Колбай Морасада берьюлы ике мөфти булды

Чәршәмбе көнне Колбай Мораса авылында берьюлы ике дин башлыгы-Россиянең Үзәк диния нәзарәте мөфтие Тәлгат хәзрәт Таҗетдин һәм Татарстан диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин булып киттеләр.

Морасага килүне алар Колбай Морасада туган танылган дин әһеле Әхмәтзәки Сафиуллин эзләре буенча кече сәфәр буларак бәяләделәр. Инде мәгълүм булганча, ноябрьдә Нурлатта республика дин әһелләре өчен Әхмәтзәки Сафиуллин укулары үткәрелергә тора, аның турында саллы гына китап та нәшер ителгән. Кунаклар яңа чыккан китаплар белән бергә мәчеткә палас та бүләк итеп калдырдылар. Өйлә намазы укып, мәчет картлары белән аралашканнан соң кунаклар Габдулла Кариев музеенда озаклап булдылар, якташыбыз хөрмәтенә ясалган күргәзмә белән таныштылар. Әхмәтзәки хәзрәтнең беренче шәкертләреннән булган Тәлгат хәзрәт Таҗетдин үзе дә байтак истәлекләре белән уртаклашты, мәртәбәле кунак буларак музейда култамгасын да калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Колбай Мораса мөфти