Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Корал өчен – акча

Иртәгә "Кышкы ау сезоны" оператив-комплекслы чарасы төгәлләнә. Аның барышында РФ Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы бүлеге полицейскийлары корал саклау буенча кагыйдәләрне бозу очракларын ачыклаганнар.

- Ике гражданин коралны тиешле урында сакламаган өчен җаваплылыкка тартылды. Ау коралы булган бер гражданинга рөхсәт срокларын озайтмаган өчен штраф түләргә туры киләчәк, - ди бүлекнең лицензия-рөхсәт эшләре буенча өлкән инспекторы Николай Ульдяков.
Браконьерлык һәм ау кагыйдәләрен бозу, коралларның законсыз әйләнеше фактларын бетерү максатыннан оештырылган чара барышында үз теләкләре белән коралны утильгә тапшыручы кешеләр дә булган. Мисал өчен, агымдагы елның 11 ае эчендә нурлатлылар тарафыннан барлыгы 35 берәмлек корал тапшырылган. Аларга акчалата компенсацияләр бирелде, дип хәбәр итәләр РФ МВДсының Нурлат районы бүлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев