Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Күпфункцияле үзәк Нурлат авылларына чыкты

    Июль башыннан бирле Нурлатның күпфункцияле үзәге район авылларында яшәүчеләр өчен яңа мөмкинлекләр тәкъдим итә. Хәзер авыл халкы үзәк белгечләренә төрле сораулар белән үз торак пунктларыннан чыкмый гына да мөрәҗәгать итә алалар.

    - Халкы 1000нән артып киткән 12 авыл җирлегендә үзәкнең ерагайтылган тәрәзәләре эшли. КФҮнең универсаль белгечләре вазифалары авыл җирлекләре башкарма комитеты бухгалтерларына йөкләнде. Алар өчен июль башында укулар оештырдык һәм хәзер алар үзәкнең автоматлаштырылган мәгълүмати системасында да актив эш алып баралар. Халкы 1000нән кимрәк булган авыл җирлекләренә исә КФҮнең универсаль офисы чыга. Район башлыгы Равил Кузюров раслаган график буенча безнең үзәкнең мобиль офис бригадасы авылларга барып, халыктан гаризалар кабул итә.
    Әлеге үзгәрешләрнең авыл халкы өчен тагы бер уңайлыгы бар: универсаль белгечләр төрле хезмәтләр буенча гаризалар кабул итеп кенә калмыйлар, әзер документларны яңадан авылга китереп тә бирәләр. Шуңа да, авыл халкы арасында универсаль белгечләр һәм мобиль офис хезмәтләре популярлаша бара. Шул вакыт эчендә мобиль офис хезмәтләреннән генә дә 60тан артыграк авыл кешесе файдаланырга өлгергән. Ә офисның авылларга чыгу графигы белән Нурлат муниципаль районының рәсми сайтында танышырга була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: